Бүгенге көндә Курган өлкәсенең янгын булган Йолдыз авылында төзелеш эшләре дәвам итә.
“Татнефть” ширкәте янгыннан зыян күрүчеләргә үз хисабына 18 йорт төзеп бирәчәген алдан хәбәр иткән идек. Күптән түгел Йолдыз ( Эчкен) авылына беренче 4 йортка свайлар да китертелде. Бүген исә беренче йорт төзелеше башланып китте. Өйне күтәрү өстендә 2 бригада эшли. 33 һәм 54 квадрат метр зурлыктагы бу йортлар сертификат ала алмаган мохтаҗлар өчен төзелә.
Шулай ук биредә татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләр ярдәме белән 10 йорт салына.