tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәлә театры Юныс Әминовның «Гөлҗәннәтнең җәннәте» спектаклен чыгарачак
Минзәлә театры Юныс Әминовның «Гөлҗәннәтнең җәннәте» спектаклен чыгарачак

Минзәлә театры Юныс Әминовның «Гөлҗәннәтнең җәннәте» спектаклен чыгарачак

Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары җәйге яллардан соң эшкә чыкты һәм яңа спектакльнең репетицияләрен башлады. Биредә режиссер Байрас Ибраһимов Юныс Әминовның «Гөлҗәннәтнең җәннәте» спектаклен чыгарачак.

«Бүген «Гөлҗәннәтнең җәннәте»нең читкасы узды, әсәрне Байрас Ибраһимов үзе бүгенге заман таләпләренә туры китереп яраклаштырды», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Театр хәбәр итүенчә, әлеге әсәрне 1973 елда Минзәлә театрында «Минем җәннәтем» исеме белән режиссер Мулланур Мостафин сәхнәләштергән. Юныс Әминов биредә драматург буларак формалашкан – Минзәләдә тугыз әсәре куелган һәм зур уңыш белән барган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*