Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылында яшәүче укытучы гаиләсенә Нижневартовск шәһәре эшмәкәрләре берләшеп йорт салып бирде.
Исегезгә төшерәбез, Курган өлкәсенең Йолдыз авылында 8 май иртәсендә янгын чыгып, 360 йорт янып көлгә әйләнде. Авылда нибары 90 йорт, мәчет, мәктәп сакланып калды. Бәла-каза вакытында урамда калган милләттәшләребезгә бар татар дөньясы ярдәм кулы сузды. Хәзерге вакытта авылда әкренләп йортлар салына.