tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» фильмы прокатка чыга
Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» фильмы прокатка чыга

Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» фильмы прокатка чыга

“Ядәч! Истә” фильмында халык язучысы Рабит Батулла, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Роза Хәйруллина, Юныс Таиров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алмаз Хәмзин, Нияз Мөбәрәкҗанов, Сирень Бәйрәмов, Алинә Насыйбуллина, Нурбәк Батулла һәм башкалар уйный.

Фильм Балык Бистәсе районының Кече Әшнәк авылында төшерелгән. Анда 6 яшьлек Илһам җәйге каникулларын әби-бабайсы янында үткәрә, әмма әти-әнисен бик сагына. Оныгы күңелсезләнеп утырмасын өчен, бабасы (Рабит Батулла) үзләренең чорында бик легендар булган “Ядәч! истә!” уенын искә төшерә һәм оныгы белән уйнап карый. Гадәти генә тоелган уен тамашачаны фильм азагына кадәр озата килә…

Режиссер Байбулат Батулла сөйләвенчә, балачакта “Ядәч! Истә!”не еш уйный торган булган:

–  Фильм турында мин 2015 елда ук уйлана башладым һәм нәкъ менә әлеге уен аның нигезе буласы билгеле иде. “Ядәч! истә!” – ул кешеләрнең тормыш ямен югалтулары турында. Үзенең язмышына үпкәләп, кул селтәүчеләр күп бит. Фильмда өлкән геройлар шактый булса да, анда сүз яшь турында бармый. Минем яшьтәшләр арасында да язмышына үпкәләгәннәр бар, хәер, минем дә андый чак була. Фильм яшәү ямен булдыру турында. Ядәч ул бары тик өмет символы гына, ди Байбулат Батулла.

Сүз уңаеннан, “Ядәч! Истә” фильмы прокатка бик тиздән –  14 сентябрьдә чыгачак.

Чыганак: idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*