Юл буендагы нарат, каеннарны күргәч тә аңлашылды: Йолдызга җитәбез икән. Могҗиза диген – агачларның кәүсәләре каралган булса да, ылыс, яфраклары яшел утыра. Ничек тә яшәргә тырышулары… Курган өлкәсендә Эчкен–Йолдыз исемле зур татар авылы барлыгын киң җәмәгатьчелек 7 май кичендә белде: ике сәгать эчендә авылның өчтән ике өлеше янып көлгә әйләнде. Икенче көнне 228 йортның юкка чыкканы, җиде кешенең гомере өзелгәне билгеле булды… Шул олы фаҗигадән соң авыл ничек яши? Курган өлкәсендә булып, әле һаман да бу зур тетрәнүдән һушына килеп җитмәгән халык белән аралашып кайттык.
БЕРДӘМЛЕК
Йолдыз – Казан ханлыгы таркалганнан соң оешкан авыл. Җирле халык сүзләренә караганда, аларның бабалары Идел буе татарлары булган. Чукындыру сәясәте башлангач, бу якларга күчеп килгәннәр. Гасырлар дәвамында авыл Эчкен дип аталган. Ә советлар чорында аңа яңа исем кушыла – Йолдыз. Рәсми рәвештә атама үзгәрсә дә, җирле халык туган авылын һаман Эчкен дип атый. Хәер, хәзер исем турында сөйРуфия Фазылова ләүче түгел, уйлаучы да юк. Бөтен теләк, ният – кышка кадәр ничек тә йортларын түбә астына кертеп, утын, газын ялгарга.
Без килгәндә авылда көчле янгынның эзе калмаган иде дияргә мөмкин: көлгә әйләнгән йорт нигезләрен чистартып түккәннәр. Ә менә ара‑тирә борынга төтен исе килеп китте. Хәер, авыл тирәсендәге каралган агачлар да ике ай элек булган олы фаҗига турында искәртә. Янгыннан соң монда куркыныч кына түгел, коточкыч иде, диделәр. «Сугыш турында фильмнар күрсәтәләр бит, безнең авыл да шул кадрларны искә төшерде», – диде җирле халык.
Хикмәт, урта мәктәпкә терәлеп диярлек торган йортлар янып беткән, ә белем учагы калган. Мәдәният йорты, мәчет тә исән. Социаль объектлардан бары авылның фельдшер-акушерлык пункты гына көлгә әйләнгән. Йолдызлылар бәхетенә, Курган өлкәсе хакимияте аны ике ай эчендә сафка бастырган. Яңа ФАП 500 кешегә хезмәт күрсәтә алачак. Аны ачу тантанасына Курган өлкәсе губернаторының урынбасарлары Наталья Кириллова белән Константин Ермаков килгән иде. Зур фаҗига кичергән авыл 12 июль көнне гөрләп торды, чөнки Казанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез бердәм булып Йолдызга җыелды. Биредә ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Милли Шураның күчмә утырышын үткәрде. Төп тема – ике ай эчендә Йолдызда ниләр эшләнгән, тагын кемнәргә кичекмәстән ярдәм кирәк. Максат – кышка кадәр халыкны тораклы итү.
КЫЗЫКТЫРУ
Без барган көнне Йолдызда кырык биш градус эссе иде. Шулай булса да, урам тулы халык: берәү дә тыныч кына өендә утыра алмый. Хәер, утырырга өйләре дә юк. Күбесе вакытлыча вагоннарда яши. Халык мәдәният йорты, мәктәп тирәсендә йөреп тора, барысының да ниндидер гозере бар. (Янгыннан соң урта мәктәп бинасы күпләр өчен вакытлы торак булган: биредә ашаганнар да, йоклаганнар да). Курган администрациясе, Казаннан килгән түрәләрне күреп калырга ашыгалар…
Рәзилә Әминова белән дә мәктәп ишегалдында таныштык. Ул биредә җыештыручы булып эшли икән. 7 май төнендә чыккан янгын аны да йортсыз, каралтысыз калдырган. Рәзилә апа бүген сиксән өч яшьлек әнисе, унөч яшьлек оныгы белән вагонда яши. Хәләл җефете исә күптән мәрхүм булган.
– Янган йортымда оныгым һәм улым да пропискада иде, тик торак сала торган сертификат биргәндә, аларны кертмәделәр, – дип борчуы белән уртаклашты ханым. – Янәсе, оныгым безнең гаилә әгъзасы түгел, ә бит аның торагы юк. Хәзер менә суд аша унөч яшьлек оныгымның безнең гаилә әгъзасы икәнен расларга кушалар. Ә ул ким дигәндә өч ай бара торган эш. Әле суд безнең яклы буламы-юкмы – белмим.
Рәзилә Әминованың бүгенге көндә кулында дәүләт биргән 2 миллион 400 мең сумлык сертификаты бар. Бу урында шуны искәртергә кирәктер: әлеге сертификатларның суммасы төрлечә. Курган өлкәсенең Төзелеш министрлыгы стандартлары буенча, янган өйнең квадрат метрына, ничә кеше яшәвенә карап, 1 миллионнан 4 миллион сумга кадәр сертификат бирелә. Аңа Курган өлкәсенең теләсә кайсы шәһәреннән торак сатып алырга яки янган нигезеңә йорт салырга мөмкин. Соңгысын сайлаганда, дәүләт яки шәхси подряд төзелеш оешмасы белән килешү төзелә, монысын кеше үзе хәл итә. Бүгенге көндә җирле халыкка барлыгы 178 шундый сертификат бирелгән. Шулар арасында алтмышлап гаилә авылда йорт салудан баш тарткан, алар шәһәрдә йорт эзләү белән мәшгуль икән.
– Кешеләрне көчләп авылда йорт салдырып булмый, – диде Милли Шураның күчмә утырышында Васил Шәйхразыев. – Бу законга каршы килү. Шулай да туган авылында йорт салырга уйлаган кешеләргә Курган өлкәсе администрациясе кызыксындыру чарасы уйлап тапты – сертификаттан тыш 700 мең сум акча бирәләр. Бу инде капка, койма, зур булмаган каралтыга да җитәргә мөмкин. Ә менә шәһәргә китәргә теләүчеләргә ул акча юк.
Чынлап та, 700 мең сум акча бирелә башлагач, шәһәргә китү уеннан кайтучылар шактый булган. Рәзилә Әминова да башта Йолдыздан кырык чакрым ераклыктагы Шадринск шәһәреннән өч бүлмәле фатир алырга уйлаган. Аннан исә ниятеннән кире кайткан.
– Беренчедән, көчле янгыннардан соң шәһәрләрдә фатир бәяләре нык артты, – диде Рәзилә апа. (Йолдызда гына түгел, Курган өлкәсенең тагын берничә авылында шундый фаҗига булган – авт.) – Бездә бит кеше хәсрәтендә баеп калырга теләүчеләр гел табыла. Икенчедән, җирсез яши алмам, дип уйладым. Янгынга кадәр алты үгезем бар иде. Мунча, каралты – барысы да күз ачып йомганчы юкка чыкты…
Рәзилә Әминовага йортын Курган өлкәсенең дәүләт төзелеш оешмасы салачак, нигезе бар инде. Июль азагына кадәр төзүчеләр йортны блоктан күтәреп, түбә астына кертергә тиешләр. Теге 700 мең сум акчага каралты да эшләтергә нияте бар, мал асрыйсы килә аның.
«МАЛ БЕЛӘН БЕРГӘ, БӨТЕН ИСТӘЛЕКЛӘР ДӘ КӨЛГӘ ӘЙЛӘНДЕ…»
Рәзилә апа безне яшәгән нигезенә алып барды. Сиксән өч яшьлек әнисе Разыя апа каз бәбкәләре саклап утыра иде.
– Бәбкәләрне күңел юанычы булсын дип алдык, – диде хуҗабикә.
– Авылда мондый көчле янгыннар элек булмадымы? – дидем Разыя апага.
– Минем чорга туры килмәде. Ә менә әнкәй берьюлы берничә йорт янды дип сөйли иде. Тик моның кадәр афәт беркайчан булмагандыр: ахырзаман галәмәте кебек иде бит. Санаулы минутлар эчендә янгын бөтен авылны чолгап алды. Әнә, минем ике яшьтәшем, өйләреннән чыга алмыйча, янып үлде. Мине дә балалар гына алып чыкты. Андый чакта өлкәннәр түгел, яшьләр дә югалып кала икән.
– Янгын авыл башыннан, мәдәният йорты ягыннан килде, – диде Рәзилә апа. – Башта безгә кадәр җитәр дип уйламадык та. Әле мин иртә белән малларны ашаттым. Аннары соң күршеләр кычкырды: кешеләргә өйләреннән чыгарга, күл буена барырга кушканнар. Тиз генә җыендык та чыктык. Ул да түгел урамда төтен исенә тончыга башладык. Янгын турында ишетеп, улым Газиз шалтыратты. «Хәзер кайтып җитәм, әйберләрне булса да чыгарырмын», – диде. «Зинһар, йөрмә, улым», – дип телефоннан кат‑кат әйттем үзенә. Барыбер кайтты, ул вакытта өйне ут камап алган булган инде. Аннары безнең янга килде ул. Улымның йөзенә карауга ук, йортсыз калганыбызны аңладым. Ул бер сүз әйтми кочаклады гына… Көчле янгын басылганнан соң һәркем өенә таба ашыкты. Без дә улым белән кайттык, монда әле бөтен җирдә утлы кисәүләр пыскый иде. Авыз-борыннарны юеш чүпрәк белән каплап йөрдек. Ике теплицадан кала, бөтен нәрсә янып беткән иде. Үгезләрне чыгарып җибәргән идем, алар исән калды. Берничә көн болында йөргәннән соң, аларны сатып җибәрдек. Ә менә этебез янып үлде. Этне дә бәйдән ычкындырган идем, күрәсең, төтеннән куркып, кире оясына кергән. Иң аянычы – гаилә альбомнарын бәрәңге базына аткан идем, ирем белән төшкән сурәтләр, балаларның фотолары – алар да янган. Ут базга да төшкән. Әнә шулай, мал белән бергә, бөтен истәлекләр дә көлгә әйләнде…
Шаккаткыч: Рәзилә апалар урамында исән калган йортлар да бар, берсе янган, берсе калган. Әйтерсең, шахмат уены. Секундына 40 метр тизлектәге җил авыл кешеләре белән әнә шулай рәхимсез «шаярган».
– Янгын сүндерүчеләр килдеме соң? – дим Рәзилә апага.
– Килделәр. Ләкин алар нәрсә эшли ала: авыл бер җирдән генә түгел, әллә ничә яклап янды бит. Ничек бөтен йортлар да көлгә әйләнмәде, могҗиза! Аллаһ кызгангандыр инде…
Ике теплицадан кала, бөтен нәрсә янып беткән иде…
«АЛТЫ КЕШЕ УРАМДА КАЛДЫК!»
Йорт-җирсез калган тагын бер гаилә – Мөхәммәтнәбиевләр белән таныштык. Ихаталары авыл башында, шуның өчен дә ялкын беренчеләрдән булып аларның мал-мөлкәтен юк иткән.
– Янган йортыбыз 1991 елда салынган иде, ә мин аны яңарттым, – диде гаилә башлыгы Эдуард. – Алты кеше – әнием, җәмәгатем һәм өч бала белән бер йортта яшәдек. Әти күптән вафат. Әлегә гаиләбез белән күрше авылда, туганнарда яшәп торабыз. Балаларның үз өйләренә кайтасылары килә. Янган нигезне чистартканнан соң гына балаларны монда алып килдек, күңелләрендә авыр тойгы калмасын дидек. Әле кечкенәләр бит: иң олысына – ун, уртанчысына – җиде, кечесенә яшь ярым…
Мөхәммәтнәбиевләргә Россия мөселманнары Диния нәзарәте ярдәм итәргә алынган. Ни өчен дигәндә, дәүләттән аларга нибары 666 мең сум акча күчкән, чөнки закон шулай куша.
– Ник алай? – дидем, гаҗәпләнеп.
– Әтидән калган мирас буларак, йортыбыз өч өлешкә: әниемә, сеңлемә һәм миңа бүленгән иде, – диде Эдуард. – Гомер буе шунда яшәсәк тә, йортны үз исемемә күчермәдем. Кирәксенмәдем, димме. Йорт янгач, сеңлемә акча бирмәделәр, чөнки аның яшәү урыны бар. Әнигә 333 мең һәм миңа 333 мең сум тәтеде. Хатыныма да акча юк, чөнки аның туган нигезендә дүрттән бер өлеше бар булып чыкты.
Мөхәммәтнәбиевләр бүген суд юлын таптый. Балигъ булмаган балаларына бер сум компенсация дә бирелмәгән. «Ә алар кайда яшәргә тиеш?» – дип аптырый гаилә башлыгы.
Мөхәммәтнәбиевләрнең йорт төзелеше эшләрен башлап җибәрү өчен Йолдызга Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рафыйк Фәттахетдинов килгән иде. Ни өчен нәкъ менә бу гаиләгә ярдәм итүләрен ул болай аңлатты:
– Йолдыз авылында зур фаҗига булганнан соң, Россия мөселманнары Диния нәзарәте әисе Равил Гайнетдин белән Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев гел элемтәдә тора. Васил Габделгаяз улы авыр хәлдәге, дәүләттән ярдәм алмаган берничә гаиләне тәкъдим итте. Равил хәзрәтнең күп балалы гаиләгә йорт салып бирәсе килде. Төзелешне баштанаяк контрольдә тотып, Аллаһ боерса, Яңа елга кадәр Мөхәммәтнәбиевләрне тораклы итәчәкбез.
Күп балалы гаиләгә дигән йортның планы бар инде, тугызга җиде квадрат метрлы уртача зурлыктагы, бер катлы торак булачак ул. Июль азагына таба эш башланып китәчәк, –диде Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары.
Мөхәммәтнәбиевләр мәктәпкә терәлеп үк тора. Хикмәт, мәктәп тә, күршеләренең йорты да исән калган.
– Мәктәпнең түбәсе яна башлаган иде, янгын сүндерүчеләр өлгерде, – диде Эдуард. – Таш бина булгач, аңа ут тиз капмады. Күрше дә йортын калай белән тышлаган иде, аларныкы да исән калды. Ә безнең йорт агач булганлыктан, күз ачып йомганчы ут кабып, көлгә әйләнде. Шуның өчен дә хәзер йортларны блоктан эшләргә тырыша халык. Аллаһ сакласын, соңгы елларда безнең якта янгыннар гел булып тора бит.
Авыл буйлап йөргәндә, шуңа игътибар иттек: биредә бүрәнәдән салынган өйләр күп икән. Түбәләре шифер белән ябылган. Шуңа күрә ике сәгать эчендә 228 йортның көлгә әйләнүе гаҗәп тә түгел.
Урта мәктәпкә терәлеп диярлек торган йортлар янып беткән, ә белем учагы калган. Мәдәният йорты, мәчет тә исән.
Быелгы уку елында мәктәптә 68 укучы булган.
ТАШЛАМЫЙЛАР…
Кызганыч, Мөхәммәтнәбиевләр кебек дәүләттән аз күләмдә яки бөтенләй компенсация алмаган гаиләләр кырыклап. Барысының да сәбәбе төрле: йорты теркәлмәгән, авылда пропискада булмаган, кемдер мәрхүм әтиәнисеннән калган йортта яшәп яткан. Ә бездә, документың булмаса, син беркем түгел. Шуның өчен дә бүген Йолдызның дистәләгән гаиләсе суд юлын таптарга мәҗбүр. Алар үзләренең шушы авыл кешеләре, янган йорт хуҗалары булуларын расларга тырыша.
Ләкин хәл бөтенләй аяныч түгел. Әнә шундый документлары тәртиптә булмаган 18 гаиләгә Татарстан хөкүмәте йорт салып бирәчәк. Тагын «Татнефть» оешмасы үзенең хәйрия фондыннан 13 гаиләгә торак төзүне планлаштыра. Моннан тыш, Россия мөселманнары Диния нәзарәте кебек, аерым гаиләләргә булышучы дини оешмалар бар. Мәсәлән, беренчеләрдән булып Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте Йолдыз авылындагы Гариповлар гаиләсенә йорт сала башлаган. Шулай ук Удмуртия мөселманнары да авылның имамына өй салып ята.
Йолдызда янгын булганнан соң, Россиянең һәр төбәгендә яшәүче татар иҗтимагый оешмалары ярдәм кулы сузган. Кемдер акчалата, төзелеш материаллары, икенчеләр азык‑төлек җибәреп торган. Әле бу ярдәм бүген дә дәвам итә икән.
Иҗтимагый оешмалар арасында авыл кешеләренә йорт салучылар да бар. Мисал өчен, «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы гомере буе колхозда эшләгән 74 яшьлек пенсионерга йорт җиткерәчәк. Нижневартовскидагы «Мирас» иҗтимагый оешмасы исә авылдагы укытучы гаиләсенә йорт салачак. Ә Самараның бер төркем эшмәкәре, иҗтимагый оешма вәкилләре Фәтхуллиннар гаиләсен үз канаты астына алган: йортның нигезе инде салынган.
Халык үзенә ризыкны менә шундый шартларда пешерә.
БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФКА БАРУЧЫ ЮК…
Йолдыз авылына иң зур ярдәм күрсәтүче, әлбәттә, Татарстан. Сүз матди як кына түгел, ә мораль ярдәм турында да бара. Һәр эштә башлап йөрүче кирәк бит. Фаҗигадән соң бөтен татар дөньясын күтәрүче буларак Бөтендөнья татар конгрессын әйтми калсак, дөрес булмас…
Йолдызда Милли Шураның күчмә утырышы узган көнне урта мәктәптә укучы балалар велосипедлы булды. Бу Татарстан хөкүмәте тарафыннан алынган матур бүләкләр. Яңа уку елына балаларга мәктәп формалары, уку әсбаплары тутырылган букчалар да тапшырылды. Шулай ук июнь аенда Йолдыз авылының 30 баласы Актаныштагы «Бүләк» лагерында ял иткән.
Мәктәп белән танышып чыктык. Төзек, заманча ул. Стенада татарча язылган плакатлар да күрдек. Заманында биредә йөзләп бала укыган. Быелгы уку елын исә 68 укучы тәмамлаган.
– Курган өлкәсе хакимияте бер канатыбыз булса, икенчесе – Татарстан, – дип башлады сүзен Йолдыз урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлсимә Байтирәкова. – Биредә егерме алты ел директор булып эшләдем. Лаеклы ялга чыккач, математика укытучысы, директор ярдәмчесе булып калдым. Йолдыз урта мәктәбе тирә‑якта атаклы санала. Балалар бакчасы да биредә урнашкан, анда егермегә якын бала йөри. Ни кызганыч, быелгы уку елында укучылар саны кими: янгыннан соң биш бала гаиләләре белән шәһәргә күченеп китәчәк. Унынчыга да бер‑ике генә бала калыр кебек. Беренче сыйныфка керүче балалар да юк…
Йолдызга берничә авылдан килеп укыйлар. (Алар зур булмаган рус, татар салалары). Төп фәннәр рус телендә алып барыла. Татар теле дәресләре ана теле буларак атнасына ике тапкыр керә икән. Ә менә унынчы, унберенче сыйныфларда татарча укымыйлар, чөнки программада каралмаган.
Татарстан хөкүмәте яңа уку елына Йолдыз балаларына велосипед, мәктәп формалары, уку әсбаплары тутырылган букчалар әзерләгән.
ФЕРМЕРЛАРГА ЯРДӘМ
Мәктәп балаларына гына түгел, Татарстан Йолдызның фермерларына да бүләк әзерләгән иде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгы белән килештереп, авылның ике фермерына трактор бирделәр. Икесе дә йорт-җирсез калган гаиләләр исемлегендә.
– Йөз гектар җирем бар, – диде Кәлимулла Миңнегәрәев. – Йөз тонна бодаем амбарда янды. Бәясе арзан дип көзен сатмаган идем, язын бодайны урнаштырып, шул акчага берәр техника алырмын, дигән идем. Менә нәрсә килеп чыкты…
Миңнегәрәевләрнең капка белән гаражлары янмаган. Ә менә йорт, мунча, каралтылар көлгә әйләнгән. Аларның бөтен өметләре – Татарстан хөкүмәтендә. Ни өчен дигәндә, йорт салыр өчен аларга 500 мең сумлык гына сертификат бирелгән.
– Төмән шәһәрендә унөч квадрат метрлы бүлмәбез бар, шуның өчен дә без мохтаҗлар исемлегенә кермәдек, – диде Кәлимулла абый. – Янган йортыбызда җәмәгатем белән яшәдек. Ике кызыбыз читтә яши, оныкларыбыз да бар инде, Аллаһка шөкер. Татарстан Республикасына олы рәхмәтебезне җиткерәм, безгә йорт салырга алындылар. Нишләгән булыр идек: 500 мең сумга йорт түгел, мунча да эшләп булмый бит. Ә шәһәргә китәсе килми. Гомер буе җирдә эшләп, авылда яшәп, картлык көнеңдә ничек таш стена арасына барып утырырга кирәк?!
Кәлимулла абыйның хыял-максатлары зурдан – фермерлык эшен дәвам итү. Бүләккә килгән «МТЗ-80» тракторына нык сөенгән ул. Кышка кадәр яңа йортлы булырбыз, дип тә өметләнә.
Икенче фермер Ринат Сәфәров исә «МТЗ-82» тракторына ия булды. Гаиләсе белән 600 гектар җирне эшкәртәләр икән. Буй җиткән улы, кызы бар, алар төп ярдәмчеләре. Өченче балалары – җиде яшьлек уллары үсеп килә.
– Фермерлык эше белән 2000 нче елдан бирле шөгыльләнәм, – диде Ринат абый. – Янгында бер тракторым янды. Йортсыз да калдык. Гаилә ишле булганга, безгә йорт салу өчен әйбәт акча чыкты – биш миллион сумга сертификат алдык, тагын әле ихаталар төзер өчен дип, 700 мең сум бирелә. Барыбыз да йортта теркәлгән идек. Аллаһ боерса, шул акчага зур йорт салып чыгарбыз, дип уйлыйм. Янган йортыбыз да зур, заманча иде. Башта бу хәлләрне уйлап, ничә төн күзгә йокы кермәде. Хәзер инде тынычланабыз. Төзелеш эшләрен башладык. Ничек тә, салкыннар җиткәнче, яңа йортыбызга керәсе иде.
ТУГАННАРГА СӘЛАМ!
Көне буе йөрелде Йолдызда. Янгыннан соң авылда беренче тапкыр никах укылу шаһиты да булырга туры килде. (Никах табынын яшьләргә Татарстан оештырган иде.)
Беренче карашка, биредә туры сүзле халык яши, дигән фикер туды. Мәдәният йортында узган җыелышта да тарсынып, кыенсынып утырмадылар. «Ни өчен фәлән кешегә ярдәм бар, безгә юк», – дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде. Аңлашыла: андый чакта ыгы-зыгы, бәхәсләр күп була ул. Ләкин берәүне дә урамда калдырмаячакбыз, дип ышандырды җитәкчеләр.
Шуның белән бергә халыкның гадилеге, кунакчыллыгы сокландырды. Кем белән генә сөйләшсәң дә, өй туена килегез, дип чакыралар. Якын итеп кочып алалар. Ике теплицасы гына утырып калган Рәзилә Әминова саубуллашканда бакчасыннан лилия чәчәкләре кисә башлады. Каршы килдем… Соңгысы белән бүлешмәсен. «Үссеннәр, нигезегезнең яме бит», – дидем.
Кайтыр юлга җыенганда, автобуска өлкән яшьтәге бер апа килеп керде. Үзен Мәүлетова Алевтина Әхмәт кызы дип таныштырды.
Елмаеп, яныма ук килеп басты:
– Татарстан халкына сәлам әйтегез, яме, – диде ул. – Мин ялгыз карчык. Бернәрсәсез урамда калдым. Өстемә кигән яшел күлмәк, аягымдагы башмак, сумкам да Татарстаннан килде, волонтерлар җибәргән. Йортым рәсми рәвештә теркәлмәгән иде. Шуның өчен дә сертификат бирелмәде. Ләкин миңа Татарстан йорт салып бирәчәк, Аллаһ боерса. Төзүчеләр нигезне килеп карады инде. Минем Татарстанда булганым юк, ләкин телевизордан гел карап барам. Мәрхүм бабам тамырларыбыз Татарстаннан булуы белән бик горурлана иде. Казан турында сүз чыкса: «Безнекеләр!» – дип сөенде. Минем өчен хәзер Татарстанда яшәүче һәркем туганнарым кебек якын. Рәхмәт сезгә, яме. Мондый хәсрәтне берегезгә дә күрергә язмасын. Тагын килегез. Яңа йортымда кунак итәрмен, килегез, зинһар…
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
Чыганак: protatarstan.ru