tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йошкар-Олада халык, фольклор һәм заманча биюләрдә көч сынаштылар
Йошкар-Олада халык, фольклор һәм заманча биюләрдә көч сынаштылар

Йошкар-Олада халык, фольклор һәм заманча биюләрдә көч сынаштылар

2021 елның 15нче һәм 16нчы маенда Республика татар мәдәнияте үзәгендә бию буенча «Шома бас» IVнче Халыкара фестиваль-конкурсы булып узды.

«Шома бас» IV Халыкара фестиваль – конкурсында катнашучылар: сәхнә осталыгы, артистлык, сәнгать образын ачу- критерийлары белән бәяләнде. Катнашучылар халык, фольклор, заманча, стильләнгән, классик һәм эстрада биюләрендә көч сынаштылар.

Конкурсның киң географиясе һәм күп санлы чыгыш ясаучы коллективлар, дуэтлар, трио һәм соло башкаручылар конкурсның зур плюсы булса, ә инде биюләрнең башкарылу сыйфаты, көтелмәгән һәм кызыклы итеп сәхнәләштерелүе бик тә шатландырды. Бу ике көндә сәхнәдә барган искиткеч матур тамаша бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Алкышлар һәр коллективтагы һәрбер катнашучыга, конкурс программасының һәр номерына яңгырады. Ике көн эчендә барлыгы 120дән артык чыгыш ясалды. Конкурста Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл Республикалары районнары коллективлары катнашты. МарГУ һәм ПГТУ Таҗикстан, Әзербайҗан, Һиндстан студентларын билгеләп үтәсе килә. Барлык бию чыгышлары да катгый, әмма гадел жюри тарафыннан югары бәяләнде.

Фестиваль-конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Республиканың татар мәдәнияте үзәге, бер мең ярымнан артык тамашачыга искиткеч бию бәйрәме бүләк иткәннәре өчен, конкурста катнашкан барлык коллективларга чын күңелдән рәхмәтле!

Республика татар мәдәният үзәге методисты
Рәмзия Әүхадуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*