tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер өйдә – өч буын
Бер өйдә – өч буын

Бер өйдә – өч буын

Элекке елларны искә алсак, татар халкында берничә буынның бергә гомер кичерүе гадәти күренеш булган. Бүген мондый хәлне сирәк очратасың, чөнки яшьләр картлар белән бер түбә астында яшәргә теләмәгәнлектән, йә шәһәргә китеп урнаша, йә аерым чыга.

Түбән Новгород өлкәсендәге Грибанда яшәүче СЕКАМОВЛАР гаиләсендә бер өйдә өч буын вәкиләре яши – иң өлкән һәм хөрмәтле кеше Рәхимә апа, улы Әнис, килене Гөлнур, аларның балалары Айдар белән Лилия (фотода).

Ил күләмендә Гаилә көне билгеләнеп үтү уңаеннан, барча мөселман халкыбыз изге Ураза гаетен каршылаган көннәрдә мин туган авылыма юл алып, моңа кадәр яхшы таныш булган авылдашларым белән якыннанрак танышырга булдым.

Рәхимә апа

Гомердән гомер нык холыклы, эшкә батыр булган Рәхимә апа матур язга туры килгән Изге Рамазан аенда бер көн калдырмый ураза тоткан, тугызынчы дистәсен ваклап килүенә карамастан, биш тапкыр намазын да бер калдырмый укып бара, бөтен урамга ак әби булып, догаларын кылып яши ул. Хәтере нык, күзләре күрә, китаплар, газета-журналлар укып, телефон аша яшьтәшләре белән дөнья хәлләрен уртаклашудан ләззәт алып яши.  Иң куанычлысы – Рәхимә  апа безнең “Туган як” газетабызның да иң тугры укучысы. Газета килгән көнне ул түземсезлек белән көтеп ала, аз гына тоткарласалар да, элемтә бүлеге хезмәткәрләренә, хәтта редакциябезгә үк шалтыратып сораша башлый.

– Электән-элек безнең гаиләдә бихисап күп газета-журналлар яздырып алына. “Туган як”тан аның чыга башлаган көненнән аерылганым юк. Газет килгән көн –минем өчен бәйрәм, аның бер хәрефен калдырмый укып барам. Бик кызык, гыйбрәтле язмаларыгыз. Кайлардан бу кадәр мәгълүмат табып бетерәләр дип, һаман редакция хезмәткәрләренең эшчәнлегенә сокланам. Ә инде үзебез дә яраткан газетабыз язмасы геройлары булырбыз дигән уйны башыбызга да керткәнебез булмады. Безне олылаганыгыз өчен рәхмәт сезгә, – дип сөйләп китте Секамовлар гаиләсенең иң өлкән әгъзасы.

Ул үзе гади, әмма бик укымышлы авыл гаиләсендә биш баланың төпчеге булып  дөньяга килә. Ул заман балаларына хас буларак, кече яшьтән хезмәттә тәрбияләнеп үсә, урманнан утын, кырдан салам бәйләме аркасына асып ташыган чаклары да була.

– Безнең нәнәйнең гаиләсе күп еллар Ленинградта яшәгән. Ул бик яхшы рус телендә сөйләшә, төрле җырлар белә иде. Әти белән гаилә корып, бер-бер артлы туган балаларына да үз белгәннәрен өйрәтергә тырышты. Җиде классны Грибанда тәмамлап, өч ел Кочко-Пожарда  белем алдым, андагы укытучылар да безнең рус телен яхшы белүебезгә гел соклана иделәр, рәхмәт әнигә. Аллаһының рәхмәте белән ул озын гомерле булды, 91 яшендә үлде, ә әтиебез анардан ике дистә елга иртәрәк бакыйлыкка күчте. Бүгенгә алардан туган балаларының да күбесе мәрхүм инде, миннән сигез яшькә олы булган (әңгәмәдәшемә 82) туганым Рәйсә белән икәү калдык, – дип искә төшерде Рәхимә апа якыннарын.

Мәктәптән соң медицина юнәлешендә һөнәри белем алу теләге белән ул Уразавылга юл тота. Атна-ун көн укып, ялга кайткан вакытта, олы яшьтәге әти-әнисенә сыер ашату өчен кышка ризык әзерләү кирәклеге сәбәпле (ул вакытта сыер гаиләнең төп ашатучысы була), бер атна укырга баралмый, ә кабат килгәч, үзенең уку йортыннан чыгарылганын белә. Нык хурланса да, берни итәлми.

Хезмәт юлын ул җирле колхозда сөт язучы буларак башлый, бер елдан конторга кассир булып урнаша. 1961 елларда ул вакытта колхозны җитәкләгән Мөбин Хамзин тырыш, батыр кызга авыл  китапханәсен җитәкләргә тәкъдим итә һәм ул сүзсез риза була (бу вакытта Рәхимә апа авылдашы Алиәскәр белән гаилә корып, уллары Нәим була инде) һәм шул хезмәткә ул 40 елга якын гомерен багышлый.

– Ул елларда китап уку халык арасында киң таралган иде, көненә 70-80шәр китап яздырып бирә идем. Шуның өскә күрше Мәмәш, Ярәпкин, Камка авылларында да укучыларыбыз бар иде, аларга китапларны өйләренә илтеп бирә идек. Шулай ук савымчылар, кырда эшләүчеләр янына барып, алар өчен «китап сәгате» оештыра идем.  Татар китапларын капчыклап, колхоз биргән акчаларга Казаннан үзем сайлап китерә идем. Ә инде җәяүләп төрле районнарда узган семинарларга барулар, отчетлар биреп йөрүләр мәңге онытылмас, – дип кыскача гына хезмәт юлына тукталып узды Рәхимә апа.

Әйе, онытырлык та түгелдер, чөнки болар барысы да бер йорт бала, сырхау әнисен багып, йорт-җирне тәртипә тотып һәм эш аралый башкарылган эшләр. Шуңа да карамастан, ул ышанычлы тормыш иптәше, ягымлы ана, уңган хуҗабикә булып кала. Эштән арып кайтуына карамастан, төнгә кадәр керләр юып, аш әзерләп, барысын да күз уңында тотып яши.

Секамовлар

Секамовлар гаиләсенә ул 1960 елда килен булып төшә. Тормыш иптәше Алиәскәр ага намуслы, тырыш, гаилә һәм йорт җанлы кеше була. Бүген дә аны күбесе хөрмәтле кеше буларак искә ала. Ул гомер буе колхозда хезмәт итә, заправкада да эшли, кассир да, бригадир да була. Аларның гаиләсе һәрвакыт үз тырышлыклары белән көн күрә – терлек тә асрыйлар, каз-кош та үстерәләр, умартачылык белән дә шөгыльләнәләр, бакчалары да ел саен мулдан уңыш бирә (бүген дә шулай). Күп еллар дәвамында гектарлап чөгендер дә утыйлар. Тик берсе кызганыч диләр алар, гомер буе шул кадәр тир түгеп тә, ул вакыттагы кайбер җитәкчеләрнең “яхшылыгы” аркасында пайларсыз калганнар.

Вакытны юкка сарыф итәргә дә күнекмәгән бу гаилә. Мәсәлән, утырып телевизор карарга Рәхимә апа 50 яшен узгач кына тотына, нәкъ шул вакытта эфирга популяр булган “Рабыня Изаура” сериалы чыга. Ул күбрәк китап-газета белән янәшә атлый.

Бер-бер артлы туган алты малай һәм бер кызларын хезмәт сөючән, тәртипле, ярдәмчел итеп тәрбиялиләр. Һәркайсына тиешле белем биреп, малайларны армия сафларына озатып каршы алалар, аннары туй мәҗлесләрен дә гөрләтеп уздыралар. Кызганычка, төпчек уллары Марат кына якыннарын кара кайгыга салып, кинәттән чирләп, 20 яшендә вафат була. Үзләренә дә тигез картаерга насыйп булмый, 31 ел бергә яшәп, Алиәскәр абый фани дөньяны ташлый.

Бүгенге көндә Рәхимә апаның барлык балалары мул тормышта яшиләр – Нәим, Азат, Алмаз һәм Рушания шәһәрдә урнашканнар, Надир авылда яши, Әнис гаиләсе белән нигез йортта төпләнгән, әниләрен кадер-хөрмәттә тоталар. Башка балалары да әниләренең хәлен гел белешеп торалар, аеруча Рушания җае чыккан саен кайтып йөри, кыш айларына Рәхимә апаны үзенә дә алып тота икән.

– Аллаһыга мең шөкер, балаларым тормыштан уңды, кияү-киленнәрем дә хөрмәт итәләр, яраталар. Бер түбә астында яшәүче киленем Гөлнур белән яхшы мөнәсәбәттәләрне әйтәсе дә юк, Гөлнурым – күз нурым, дип эндәшәм мин аңа. Мунчага кертә, өс-башым юган, ашыбыз пешкән, йортыбыз баккан. 16 ел дәверендә анардан бер начар сүз ишеткәнем юк.

Балаларым мине бәхетле әби ясап,  унбер онык, өч оныкчык бүләк иттеләр. Һәркайсы бәхетле, тәүфыйклы булып үссеннәр иде, – дип уртаклашты иң зур байлыгы белән Рәхимә апа.

Әнис һәм Гөлнур

– Нәкъ менә шушы ата-ананы безгә биргәне өчен Аллаһыга мең рәхмәтле булып яшим, ә якын кешеләремә дөрес тәрбия биргәннәре, кеше иткәннәре өчен чиксез рәхмәтлемен.

Безнең гаилә беркайчан да бернигә мохтанмады – сыер-бозаулар, сарыклар, тавыклар, умарталар булганга без ит-май, сөт-каймак, йомырка, балдан бер өзелмәдек. Сарыкларны кыркып, йонын эрләп нәнәй безгә җылы оекбашлар, бияләйләр, кофталар да бәйли иде. Туганнар белән эш бүлү дә булмады, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәдек һәм яшибез, – дип сүз башлады гаилә башлыгы Әнис.

Алар Гөлнур белән күп еллар дуслашып йөргән булсалар да, үзләрен җирле мәктәп кавыштырган дип саныйлар. Шунда практикага килгән яшь укытучы кызга бар эшендә, планнар төзүдә нәкъ менә Әнис беренчеләрдән булып ярдәм кулы суза. Язмыш аларны төрле яклап сынаса да, ахырда бернигә бирешмичә, гомергә бергә булырга вәгъдәләр бирешеп, кавышалар. Авылда мәктәп ябылганчы икесе дә шунда хезмәт итәләр. Гөлнур авылдаш балаларга башлангыч белем бирсә, Әнис география, ОБЖ фәннәрен укыта. Хезмәт дәверендә беренче класста кабул иткән укучыларын 11 ел дәвамында ияртеп, аларның класс җитәкчеләре булганлыгы белән горурлана.

Гөлнур Секамовлар гаиләсендә бердәнбер үз авыл килене, килендәшләре Анды, Тукай, Суыксу, Камка авылларыннан.

– Мин үз язмышымны Әнис белән бәйләгәнемә бер дә үкенмим, киресенчә, Аллаһыга рәхмәт әйтеп яшим. Ул  булганга без үзебезне таш дивар артында төсле хис итәбез. Минем өчен ышанычлы тормыш иптәше, әнисе өчен ярдәмчел ул, балаларыбыз өчен ягымлы әти ул.

Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин, әмма Әнис югалып кала торганнардан түгел, берүк вакытта тыйнак та, оялчан да үзе, – ди Гөлнур тормыш иптәше турында.

Шәһәр тормышын бер дә яратмаганга, әле өйләнешкәнче Әнис авылда төпләнүне  шарт итеп куя. Монысы инде әнисен ялгыз калдырырга теләмәгәнлектән һәм шулай ук әтисе әйтеп калдырган соңгы васыятне үтәргә теләү белән дә бәйледер.

– Әтием минем кулда җан бирде диярлек. Шул вакытта: “… Улым, нигездә төпләнеп, нәнәеңә терәк булып йортыбызны алып барсаң, тыныч күңел белән китсәм дә ярый…” дип әйтеп калдырды. Мәскәүдә эш тә тапкан иделәр инде, китәчәк көнне билетларны кайтарып, авылда калдым һәм моңа бер дә үкенмим. Ник дисәгез, бүгенге көндә без тирә-якта иң матур булган, урман-кырлары, басу-сулары җәелеп торган авылда яшибез. Минем белән бик күпләр килешер, ә ышанмаучыларны Грибанга кунакка чакырабыз, үз күзегез белән күреп китәрсез.

Әйе, бүгенге көндә бик күпләр шәһәргә юл тота. Файдасы юк дип терлек асрауны да бетерделәр, ә бит карасаң, бүген терлек үстерү күпкә җиңеләйде, йортларыбыз имин, суы, газы кергән, – ди Әнис.

Авылда мәктәп ябылгач, Секамовлар киләчәкне күзаллап һәм эш булмаса күченербез дип, Сергачта фатир алалар. Әмма моның кирәге чыкмаган, чөнки Әнис җирле мәдәният йортында эшли, ә Гөлнур күрше Камка балалар бакчасы мөдире. Җаваплы вазифада булуына карамастан, иренә клуб эшендә ярдәм итәргә дә вакыт таба, хәтта төрле чараларга бергәләшеп тә чыгышлар, сәхнәләштерелгән күренешләр әзерли Секамовлар. Шуның өскә Әнис өченче чакырылыш инде авыл советы депутаты, авыл мәчете казначее да. Әкрен генә дингә тартыла башлаган, җомгага йөри, намаз укый. Гөлнур да җәмгыять эше белән шөгыльләнергә вакыт таба, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының актив әгъзасы ул.

Аларның тормыш девизы: “Бүгенге көн белән яшәргә кирәк – кичәге узган, аны кайтарып булмый, иртәгәсен кем дә белми”.

Айдар һәм Лилия

Тырыш, акыллы ата-анага Ходай шундый ук балалар да бирә. Айдар күрше Янау мәктәбенең сигезенче, Лилия бишенче сыйныф укучылары. Икесе дә мәктәптә алдынгы укучылар сафында.  Айдар дүрт ел инде Сергачтагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә футбол белән шөгыльләнә, компьютерлар һәм төрле программалар белән дә мавыга.

Лилия китап белән дус, Янау китапханәсендә уңышлы эшләп килгән “Краса ненаглядная” түгәрәгенә яратып йөри, һәр эшен җиренә җиткереп башкаручы кыз.

– Тормыштан, яшәүдән беркайчан да туеп булмас. Яшәү дәверендә күңелеңдәге изгелек орлыкларын түкми-чәчми синнән соңгы буынга тапшыру – һәркемнең изге бурычыдыр. Балалар, дип яшибез инде, алар туганнан бирле, йокларга ятыр алдыннан, башларыннан сыйпап, бәхетле булуларын телибез, – ди бәхетле ата-ана.

Менә шундый матур, күркәм гаилә яши Грибанда. Секамовлар бездә генә түгел, укучыларыбызда да соклану тудыргандыр, дип өметләнәм. Без аларга бүгенгедәй бәхетле тормыш теләп калабыз.

Румия ХАМЗИНА

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*