tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар хатын-кызлары форумында Югра төбәгеннән дә делегатлар катнашты
Татар хатын-кызлары форумында Югра төбәгеннән дә делегатлар катнашты

Татар хатын-кызлары форумында Югра төбәгеннән дә делегатлар катнашты

Шушы көннәрдә Казанда VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә оештыра. Бу чарада Югра төбәгеннән дә милләттәшләребезгә катнашу бәхете тиде. Түбән Варта шәһәреннән Юмагулова Райлә, Галауова Лилия, Сургут шәһәреннән Әфләтунова Дания, Совет шәһәреннән Гыйльметдинова Гүзәлия, Покачи шәһәреннән Сафина Эльзалар илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган, шулай ук, чит илләрдән килгән ханымнар белән беррәттән бүгенге көндә татар хатын-кызлары алдында торган тау кадәрле сорауларга җаваплар эзләделәр.

Килгән кунаклар кыска гына арада бик күп чараларда катнаштылар, “Матур әдәбиятка кызыксыну уяту юллары”, ”Без — Тукайлы халык”, “Заманча белем бирү шартларында милли үзаңны үстерү” дигән темаларга фикер алыштылар. Пленар утырыш татар хатын-кызларының җәмгыятьтәге урыны, әхлак, гаилә һәм бала тәрбияләү мәсъәләләренә багышланды. “Калфак туе”, кул эшләре күргәзмәсе, халык һөнәрчеләре җитештергән товарлар ярминкәсе дә кызларыбызга ел дәвамына җитәрлек илһам һәм үрнәк алымнар биргәндер, дип уйлыйм.

ХМАО – Югра иҗтимагый төбәк татар милли – мәдәни мохтарияты Югра “Ак калфак”лыларына әлеге зур чарада катнашырга мөмкинлек тудырган өчен, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәес кызына, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына чиксез зур рәхмәтләрен белдерә. Киләчәктә дә бергә булып калыйк, милләттәшләр!

Гөлчәчәк Фәтхулова,

ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*