tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермьдә төбәкара Коръән укучылар бәйгесе узды
Пермьдә төбәкара Коръән укучылар бәйгесе узды

Пермьдә төбәкара Коръән укучылар бәйгесе узды

Пермьдә VIII Изге Коръәнне укучылар төбәкара бәйгесе узды.

17 төбәктән килгән 42 вәкил, үз осталыклары һәм белемнәре белән, Изге Коръәнне укучылар мәктәбенең ел саен ныгуын һәм яңа талантлар белән баюын раслады.

Бәйгедә катнашучыларны РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Мөнир хәзрәт Беюсов сәламләде. Мөнир хәзрәт РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең инде күп еллар дәвамында коръәнхафизлар әзерләү һәм шундый чаралар үткәрү, Коръән укуны популярлаштыруга гаять зур игътибар бирүен билгеләп үтте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*