tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тәртип» радиосы дога уку бәйгесе катнашучыларына Казан Кремленә экскурсия оештырды
«Тәртип» радиосы дога уку бәйгесе катнашучыларына Казан Кремленә экскурсия оештырды

«Тәртип» радиосы дога уку бәйгесе катнашучыларына Казан Кремленә экскурсия оештырды

«Тәртип» радиосы «Иманлы бала» конкурсында катнашкан балалар өчен Казан Кремлендә экскурсия һәм Ислам мәдәнияте музеенда квест үткәрде.

«Экскурсовод балаларга Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Казан ханлыгы тарихы турында сөйләде. Ислам мәдәнияте музеенда экспонатларга бәйле квест та булды. Очрашу азагында катнашучыларга диплом һәм сертификатлар тапшырылды», — диде «Тәртип» радиосының PR белгече Айсылу Лерон «Татар-информ» хәбәрчесенә.


Апрель аенда «Тәртип» радиосы балалар арасында «Иманлы бала» дигән дога уку бәйгесе игълан иткән иде. Конкурс шартлары буенча 12 яшькәчә баланың кыска сүрә укыганын видеога төшереп, Инстаграм аккаунтына урнаштырырга, пост астына катнашучының исемен, яшен язарга һәм радионың социаль челтәрдәге битен, шулай ук #ИманлыБала хештэгын күрсәтергә кирәк иде.

Бәйгедә барлыгы 29 бала катнашкан. Җиңүче итеп 4 яшьлек Сәйдә Гыйләҗева табылган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*