tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Индус Таһировны юбилее белән котлыйбыз!
Индус Таһировны юбилее белән котлыйбыз!

Индус Таһировны юбилее белән котлыйбыз!

Бүген үзенең гомер бәйрәмен күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан (1986) һәм Россиянең (1997) атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2002), Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе (1992-2002) Индус Ризак улы Таһиров билгеләп уза.

 

Хөрмәтле Индус Ризак улы!

Сезнең 85 яшьлек юбилеегыз Татарстан һәм татар халкы тормышында мөһим вакыйга. Хезмәт сөючән, татар гаиләсендә чыныгып үсеп, тарихчы һөнәрен алганнан соң, Сез бөтен гомерегезне фән һәм сәяси-иҗтимагый эшчәнлеккә багышладыгыз. Үзегез сайлаган барлык юнәлешләрдә дә иң югары үрләргә күтәрелдегез.

Хезмәт юлыгыздагы аерым бер чор ул, әлбәттә, Бөтендөнья татар конгрессы оештырылып, Башкарма комитетының беренче рәисе булган елларыгыз. Сезнең тырышлык белән Россия регионнарында конгрессның төп бүлекчәләре барлыкка килде, “Ак калфак” хатын кызлар хәрәкәте оешып китте. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетын җитәкләү елларында Сез татар халкының милли-мәдәни үсешенә зур өлеш кертеп, милләт юлында фидакарьлек һәм дәрт белән эшли алуыгызны исбатладыгыз.

Катлаулы һәм җаваплы урыннарда озак еллар эшләп, Сез һәрвакыт максатчан хәрәкәт иттегез, халкыбызга ярдәм итү өчен барлык көчегезне һәм тәҗрибәгезне кулландыгыз. Яшь буынны тәрбияләү һәм татар халкының дәүләтчелек тарихын киң җәмәгатьчелеккә ирештерү юлындагы хезмәтләрегез олы рәхмәтләргә лаек.

Хөрмәтле Индус Ризак улы, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үземнең исемнән Сезне 85 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм! Корычтай тазалык һәм тормышыгызда бәхетләр телим!

 Иң изге теләкләр белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шурасы рәисе                                                          В.Г. Шәйхразыев  

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*