tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядә Милли мәдәниятләр төбәкара фестивален үткәрәләр
Чувашиядә Милли мәдәниятләр төбәкара фестивален үткәрәләр

Чувашиядә Милли мәдәниятләр төбәкара фестивален үткәрәләр

2021 елның 29нчы май көнендә Чувашиянең Яльчек районы Сориле авылында “Милли мәдәниятләр төбәкара фестивале” узачак. Чара Чувашия Республикасында “Туган телләр һәм халык бердәмлеге”, “Чувашия АССР төзелүгә 100 ел”, “Татарстан АССР төзелүгә 100 ел”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җинүнең 76 еллыгы”, “Чувашия Республикасы Яльчек районы Сориле авылы төзелүгә 350 ел” тулу уңаеннан үткәрелә.

Фестивальне югары дәрәҗәдә уздыру өчен оештыру комитеты булдырылды. Бүген Бөтендөнья татар конгрессында оештыру комитетының утырышы узды. Түгәрәк өстәл эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, Чувашия татарларының милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Марат Айзатулов, Чувашия Диния нәзәрәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбулов, Сориле авылы мәдәният йорты җитәкчесе Җәудәт Сәлахетдинов катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*