tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йолдыз Миңнуллина балалар өчен китап язучыларга сюжет кору алымнарын өйрәтте
Йолдыз Миңнуллина балалар өчен китап язучыларга сюжет кору алымнарын өйрәтте

Йолдыз Миңнуллина балалар өчен китап язучыларга сюжет кору алымнарын өйрәтте

Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина Татарстан Милли китапханәсендә иҗади лаборатория үткәрде. «Киләчәк кешеләре инде безнең арада: балалар өчен язганда сюжет кору алымнары» дигән иҗади лабораториясе «Юлбасма» нәшрияты көне программасына кертелгән иде.

Оештыручылар мондый лабораторияләр аша яңа авторлар табу мөмкинлеген искәртә. «Нәшрият үз алдына киләсе елга яңа авторларның заманча текстларын бастыру максатын куйды. Әлеге лаборатория аша бер генә автор тапсак та бик шат булыр идек», — ди «Юлбасма» нәшрияты җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова.

«Ни кызганыч, бездә татар телендә балага хөрмәт белән карап аралаша торган китаплар юк. Барлык китаплар балага „кирәк-тиеш“ дип өйрәтүгә кайтып кала», — ди ул.

Йолдыз Миңнуллина лабораториядә катнашучы яшь авторлар белән бергә әдәби әсәр язу структурасы турында сүз алып барды. Булачак әсәрнең герое, персонажлар, темасы, идеясе турында аңлатты.

«Юлбасма» нәшрияты көнендә рәссамнар, дизайнерлар, фотографлар өчен лекцияләр, шулай ук ата-аналар һәм балалар өчен махсус программа каралган иде.

«Юлбасма нәшриятында зур штат юк, интернет аша эшлибез, интернет-конференцияләрдә очраша идек. Бу безнең беренче тапкыр команданы бергә җыю нияте иде», — диде Нәшрият көненә нәҗитә ясап, аның җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова.

«Максатыбыз — үз эшебезне кешегә тәкъдим итү иде. Беренчедән, без үзебездә җыелган мәгълүмат белән бүлешергә, икенчедән, командага яңа кешеләр табырга телибез», — диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*