tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үрнәк авылына 100 ел!
Үрнәк авылына 100 ел!

Үрнәк авылына 100 ел!

23 июнь иртәсе. Бар авыл мәш килә. Нәрсә булган бу тыныч Үрнәк авылына?
Кем өстәл күтәргән, кем эскәмия, кем табак-савыт, кем клеенка алып килә.
Бар да Гарәф абый белән Зилә апай торган өй каршына ашыга.
Кемне көтәләр соң алар, ниндидер зур түрәләрнеме? Юк, алар бүген
үзләренең авылдашларын каршы алырга җыена. Үрнәк авылына – 100 ел! 100
ел элек дүрт гаилә Йөрек авылында зур янгын чыкканнан соң күченеп, урман
эченәрәк кереп урнашырга телиләр. Эчәргә чишмәләре була, төзергә урманы
якын. Башкаларга үрнәк булыйк дигән нияттән авылга Үрнәк дип исем бирәләр.

Бүген очрашу көне. Кем бу авылда туган, үскән, кем кияүгә килеп балалар үстергән, кем яшьлек елларында Үрнәк авылының урамнарын таптаган –
барыбыз өчен дә бәйрәм. Бүген искә алу кичәсе. Моның өчен зур тырышлык күрсәткән, җаны-тәне белән туган авылын яраткан, авылның тарихын язучы Мансур абый Шәмсетдинов та бар. Аңа мондый зур бәйрәмне оештырырга булышканы өчен авылдашлары бик рәхмәтле булдылар.
Бәйрәмне оештыручылар дулкынлана, борчыла. Сабантуена кайткан кунаклар (җирдәшләребез) теләген үтәү теләге белән әзерләнергә бары биш кенә көн булды.

Әллә ни арада буйдан- буйга куелган өстәл әзер булды. Өстәл өсте сыйга сыгылып торды. Ул бәлешнең, төрле ризыкларның хуш исе еракларга таралып торды. Бу Заһировлар гаиләсе: шушы авыл кызы Гүзәлия белән тормыш иптәше Фәнил тырышлыгы. Авылдашлар, кунаклар аларга зур рәхмәт әйтә, уңышлар тели.Менә Үрнәк авылы кунаклар белән тулды. Ул күрешүләр, күзләрендә яшь. Ничә ел үтте соң әле соңгы күрешүдән? 30 елмы, 50ме? Ничек түздек икән шул гомер күрешми, бу матурлыкларны күрми?!

Табигать тә тырышкан. Урамга ике яклап яшел келәм җәйгән, урман исе
башларны әйләндерә. Күктә болытлар гүзәл рәсемнәр ясап әкрен генә
йөзәләр, күзәтәләр. Кошлар, авылыбызның карлыгачлары баш өстендә очалар. Черкиләр дә качканнар, комачауламыйк инде дигәннәр.

Менә котлар өчен түрәләр, тугандаш Иске Йөректән артистлар да килеп
җитте. Бәйрәм башланды. Авыл өстеннән бик озак догалар, шигырьләр,
җырлар, искә алулар агылды.

Мансур Шәмсетдинов әйтерсең 100 ел бу авылда яшәгән. Бар кешенең әби-бабаларын, кай урында торганын, сугышка кем, кайчан киткәнен, кайда
булганнарын, кайтмый калганнарның кай җирдә гомерләре өзелгәннәре, күмелгәннәрен сөйләде.

Артистлар үзләренең моң-лы җырлары, юморескалары, уеннары белән халыкны
бер көлдерде, бер елатты.Шушы авылда үскән Сәрия апайның оныгы Рузана Сәгадуллина үзенең биюләре, гүзәллеге белән шаккатырды. Наҗия апа белән Сөнгатулла абый Әсхәдуллинарның кызлары Сәрия үзенең чыгышлары белән бәйрәмне тагын да
бизәде.

«Туган авылым урамын
Кабат-кабат урадым.
Баш өстендә кош сайрады,
Бәхетемә юрадым…»

Әйтерсең, Гөлшат Зәйнашева Үрнәк авылына багышлап язган бу җырны. Бу җыр
Үрнәк авылының гимнына әйләнде. Аны күмәк башкарганда һәр кеше үзенең
инде бәхил булган кешеләрен искә алды. Нинди моңлы җыр…
Чыгыш ясаучыларның фикере уртак.

Безнең әби-бабайлар үзләренең балалары, оныклары, оныкчыклары белән
горурлана алалар, аларның йөзләренә кызыллык китермәдек. Күпме файдалы
һөнәр осталары тәрбияләгән бу кечкенә генә Үрнәк авылы. Әбиләр арып та
китте, йөзләрендә шатлык, бәхет, әйдәгез, өстәл янына! Китте сөйләшүләр, искә
алулар. Кич җитте. Озак вакыт моңлы көйләр, җырлар тыңмады. Күрше Ризидә
кайнар суны чәйнекләп тә, чиләкләп тә ташыды.

Ә салютлар!!! Салютлар барыбызны да сокландырды! Әлфия апа Нургалиева
каравыл икән. Шалтыравык тотып килде. Әйдәгез, бергә урам үтәбез.
Рәхмәт туган авылым, рәхмәт авылда яшәп, аны сак-лап калучы
авылдашларыма! Исән-сау, киләсе очрашуларга кадәр!

Ризидә ХӘЛИУЛЛИНА
Чавал авылы

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*