tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Сәлах” мәчете ачыла
Казанда “Сәлах” мәчете ачыла

Казанда “Сәлах” мәчете ачыла

Бүген, 4 июль көнне, Казанның Зур Клыки бистәсендә “Сәлах” мәчете ачылу тантанасы узачак. Әлеге чарада күпләгән дин әһелләренең, иганәчеләрнең, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең катнашуы көтелә.

Сәгать унбердә башланып китәчәк тантаналы вакыйгага килүчеләрне бай программа көтә. Танылган хәзрәтләр иң әүвәл Коръәннән аятьләр укып, дога кылачаклар. Күркәм чарага килүчеләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләячәк һәм ул үзенең ихлас теләкләрен, үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерәчәк, мөхтәрәм затларга мөфтият исеменнән рәхмәт хатларын тапшырачак. Моннан тыш, дин кардәшләребезнең сөенечен уртаклашырга Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов, ТР Президенты киңәшчесе Камил Исхаковның килүе көтелә. Шулай ук Казан шәһәренең Совет районы мөхтәсибәтендә хезмәт итүче егермедән артык дин әһеле чакырулы. Тантанада яңа мәчетнең имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев дини корылманы сафка бастыруда үзләреннән зур өлеш керткән иганәчеләргә рәхмәт хатлары тапшырачак.

Тантаналы ачылыш тасмасы киселгәннән соң, уникенче яртыда мәчет эчендә вәгазьләр сөйләнәчәк. 12.00 сәгатьтә – өйлә намазы.
300 кешегә исәпләнгән, 500 квадрат метрны тәшкил итүче “Сәлах” мәчете Казанның Мамадыш тракты, 18 йорт адресы буенча урнашкан. Мәчетне төзү эшләре 2015 елда башланып китте, 2018 елның 4 сентябрендә мәчеткә манара урнаштырылды, ә 2019 елның Изге Рамазан аенда ярымай куелды. Хәзерге вакытта мәчеттә биш вакыт намазлар, җомга, гает намазлары укыла. Биредә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен махсус тәһарәт алу урыннары бар. Шулай ук уку-укыту эшләре алып бару бүлмәсе булдырылган. Мәчеткә Зур Клыки, Константиновка бистәсе, “Весна” торак комплексында яшәүче мөселманнар даими йөри.

Зур Клыки бистәсендә “Сәлах” мәчете ачылышы тантанасы бүген, 4 июль көнне, 11.00 сәгатьтә башлана.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*