Бу көнне түгәрәк өстәл янына табиб һөнәрен үз иткән гаиләләр җыелган иде. Очрашу үзе бер гомер, диләр. Күрешеп хәл – әхвәлеңне белешү, көнүзәктәге мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, үзе бер гомергә тиң вакыйга. Белгечләр фикеренчә, кеше сәламәтлеген озайта торган күренеш тә. Әлегедәй очрашуның әйдәп йөрүчесе, Бөтенроссия “татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Гайфуллина. Алиһә зат Татарстанның Чистай районы Татар Сарсазы авылында үрнәк татар гаиләсендә тәрбияләнә. Әтисе Хафиз ага совхоз директоры, әнисе Халидә ханым укытучы буларак таныла. Уңган, булган, тырыш, чая кыз урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, медицина институтына укырга керә. Булачак ире белән шунда таныша. Институтны тәмамлап диплом алгач, Миләүшә белән Нурислам Гайфуллиннар гаилә корып җибәрәләр, 38 ел бергә. Алар икесе дә танылган врачлар. Миләүшә Хафиз кызы Республика тире авырулары диспансирында бүлек мөдире булып эшли. Россия Федерациясенең сәләматлек саклау отличнигы. Нурислам Мусин улы Татарстанның атказанган врачы, дигән исемгә лаек булган шәхес. Алар тәүфыйклы ике бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары да әти-әнисенең сызган юлын дәвам итә. Уллары Айрат, киленнәре Эльза, кызлары Алсу, кияүләре Әдел – барысы да врачлар. Врачлар династиясенең эш стажын бергә кушсаң бер гасырга якын чорны тәшкил иткәнен күреп була.
Фикер алышу татар халык җырлары белән үрелеп барды. Очрашуда 5 яшьлек Әмир, 3 яшьлек Әскар да үзләренең чыгышлары белән күпләрне хәйран калдырды. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләде, җырларын чиратлашып башкардылар. Сабыйлар рус телендә сөйләшүчеләргә “татарча сөйләшергә кирәк”, диеп әйттеләр.
Флюра Абдуллина