tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия авыл Сабан туе эстафетасы Самара өлкәсенең Камышлы районына тапшырылды
Бөтенроссия авыл Сабан туе эстафетасы Самара өлкәсенең Камышлы районына тапшырылды

Бөтенроссия авыл Сабан туе эстафетасы Самара өлкәсенең Камышлы районына тапшырылды

Киләсе елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Самара өлкәсенең Камышлы районында узачак. 9 ел элек беренче авыл Сабан туе да нәкъ шушы өлкәдә узган иде.

– Әлбәттә, ашаган белми, тураган белә, диләр. Бу бәйрәмне оештыруга Курган өлкәсе хакимияте, Курган өлкәсенең Әлмән районы хакимияте, Курган өлкәсе татарлары конгрессы һәм Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы хөкүмәте Кукмара районы һәм Бөтендөнья татар конгрессы кулларыннан килгән кадәр тырыштылар. Бөтенроссия авыл Сабан туе эстафетасын тапшырырга Камышлы районы хакимиятен чакырдык. Моннан тугыз ел элек бу Сабан туе Самара өлкәсенең Гали авылында башланып киткән иде. Әле кичә генә булган кебек иде. Инде менә күп кенә төбәкләрне урап, бүген эстафета Курган төбәгеннән яңадан Самара төбәгенә, данлыклы Камышлы районына тапшырыла, – диде Бөтендөнья татар конгрессының урынбасары Марс Тукаев.

Эстафетаны Самара өлкәсенең Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов кабул итеп алды.

Белешмә өчен:

Бөтенроссия авыл Сабан туе беренче тапкыр Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында уздырыла. 2011 елда Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында, 2012 елда Чиләбе өлкәсенең Красноармейск районы Дубравка бистәсендә, 2013 елда Пермь краеның Барда район үзәгендә, 2014 елда Волгоград өлкәсенең Светлояр районы Кече Чупурники авылында, 2015 елда Оренбург өлкәсенең Сакмар районы Татар Каргалысы авылында бәйрәм ителде. 2016 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә узды. 2017 елда авыл сабан туен Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы кабул итте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*