Агымдагы елның 10 ноябрендә Казан дәүләт консерваториясенең Халыкара конкурслар лауреаты “Tatarica” татар музыкасы оркестры Ырымбур шәһәренең Зур концерт залында чыгыш ясаячак.

Кыска вакыт эчендә оркестр Татарстан Республикасында гына түгел, гомумән, музыкаль мохиттә үзенең лаеклы урынын яулап ала. Оркестрның җитәкчесе һәм дирижеры Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Ринат Халитов.