tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ырымбурда татар көйләре
Ырымбурда татар көйләре

Ырымбурда татар көйләре

Агымдагы елның 10 ноябрендә Казан дәүләт консерваториясенең  Халыкара конкурслар лауреаты “Tatarica” татар музыкасы оркестры Ырымбур шәһәренең Зур концерт залында чыгыш ясаячак.

диск ТатарикаТатар музыкасы оркестры 1993 елда Казан дәүләт консерваториясе каршында оеша. Аның эшчәнлегенең төп максаты – Идел һәм Урал  буенда яшәүче  төрки, угро–фин һәм славян халыкларының  музыкаль фольклорын пропагандалау, милли инструменталь башкару традицияләрен өйрәнү. Оркестрның репертуарында казан, кырым, әстерхан татарларының халык һәм Татарстан композиторларының  музыкасы өстенлек алып тора.

Кыска вакыт эчендә оркестр Татарстан Республикасында гына түгел, гомумән, музыкаль мохиттә үзенең лаеклы урынын яулап ала. Оркестрның җитәкчесе һәм дирижеры Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Ринат Халитов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*