tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ышаныч юк икән, димәк, бизнес та юк»
«Ышаныч юк икән, димәк, бизнес та юк»

«Ышаныч юк икән, димәк, бизнес та юк»

14-16 март көннәрендә Казанда VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җые­ны узды. Әлеге чарага Россиянең 39 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 800 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җи­тәкчеләре җыелды.

Беренче көнне делегатлар дүрт мәйданчыкта оештырылган дискуссион мәйданчыклар ­эшендә катнашты. «ШК» хәбәрчесе «Авылда җитештерелгән ­продукцияне эшкәртү һәм сату, кооперация мәсьәләләре» дигән темага яңгыраган фикерләрне тыңлап кайтты. Кооперация аша татар авылларын ничек саклап калып була? Әлеге мәйданчыкта делегатлар әнә шул сорауга җавап эзләде.

Әлеге чара Казан кооперация инс­титутында оештырылган иде. Аның директоры Алсу Нәбие­ва әйтүенчә, уку йортында 6500 студент белем ала. Студентлар төрле тө­бәкләрдән килеп укысалар да, алар арасында татарлар күп түгел. Шуңа күрә ул делегатларны туганнарын, балаларын да бирегә укырга алып килергә өндәде.

Әлеге чарада Россия кооперация университеты ректоры Артур Максаков та катнашты. Аның сүзләренә караганда, әлеге уку йорты быелдан юриспруденция һәм икътисад профильләре буенча белем бирә башлаячак.

– Чыннан да, бездә белем кызыклы программалар буенча бирелә. Урта һөнәри белем программасы да, бакалавриат программасы да, магистратура да бар. Ә быелдан бездә юриспруденция һәм икътисад профильләре буенча ике аспирантура программасы ачабыз, – диде ул.

Бу көнне Артур Максаковның туган көне дә иде. Аны котлап, Казан кооператив институты исеменнән Алсу Нәбиева түбәтәй бүләк итте.

«Иң мөһиме – ышаныч»

Әлеге чарада Татарстан «Милли сәүдә маркасы» директоры Илсур Сафиуллин да чыгыш ясады. Мәгълүм булганча, әлеге оешма респуб­ликада җитештерелгән сыйфатлы товарларны үзебездә сату һәм читкә чыгару өчен җаваплы. Мондый продукцияләр «Милли сәүдә маркасы» дигән махсус тамга белән чыгарыла. Әлеге мәсьәлә буенча эшләр бер ел элек башланган иде. Илсур Сафиуллинның сөйләвеннән аңлашылганча, хыяллары зурдан булса да, эшләр алар уйлаганча ук шома бармый.

– Бездә башка төбәкләр белән конкурентлаша алырлык продукция бик аз. Шуннан соң без Дәүләт Советына мөрәҗәгать иттек. Әлеге эшләрнең башында Таһир Һадиев торды. Шуннан соң «Республикада сатыла торган товарларның сыйфаты турында» закон кабул иттек. Бу закон нигезендә республиканың сыйфат үзәге булдырылды. Аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкли. Шушы үзәк ярдәмендә без республика товарларын сертификацияләп, «Милли сәүдә маркасы»н бирәбез, – диде ул.

Илсур Сафиуллин әлегә бу эштән алар үзләре дә канәгать булмауларын әйтте. Бүгенге көндә мондый тамга бирелгән товарлар күп түгел. Уннан да артмый икән. Мәсәлән, алар арасында «Чаллы» сөт заводы бар. Аның үзенең савым сыерлары бар, комбиазыкларны да үзләрендә ясыйлар. Нәтиҗәдә, сөт тә сыйфатлы була. Ягъни бөтен процесс күз алдында.
Ләкин Башкортстаннан килгән эшмәкәр Полуван Шнуров Илсур Сафиуллин белән килешмәвен белдерде һәм ул җитәкләгән «Милли сәүдә маркасын» сафсата, диде.

– Һәр районда гаилә фермерлары булдырырга ярдәм итегез. 15-20 сыер сатып алыгыз да килешү буенча кешеләргә бирегез. Биш елдан соң ферма тулысынча аларга күчсен. Сезнең бу «Милли сәүдә маркасы» да эшләнеп бетмәгән. Бу – буш сүз, – диде.
Шуннан Илсур Сафиуллин аңардан ни өчен шулай уйлавы белән кызыксынды.

Эшмәкәр: «Сез бит марканы нәрсәгә бирәсегезне белмәячәксез дә. Танышыгызга бирәчәксез, таныш булмаганга – юк, шуңа күрә безнең монда сөйләшү ул – буш сүз», – дип җавап кайтарды Шнуров.

Шуннан соң, фикерен дәвам итеп:

– Кооперативлар ул – шул ук колхоз. Тормыш колхозларның эффектив түгел икәнен күрсәтте. Читтән ун кеше җыелып эшләгәндә, кооператив булмый инде ул, ул колхоз була. Кемдер урлаячак, кемдер намус белән эшләячәк, кемдер – юк, бу кооперативлар бүгенге көндә нәтиҗәле түгел. Гаилә кооперативлары булдырылгач кына, бу эш эффектив булачак. Кавказ гаиләләрендә сигезәр бала, әти-әни белән бергә унышар кеше, – диде Полуван Шнуров.

Илсур Сафиуллин, эшмәкәргә җавап итеп, кооперативларның максатын аңламавын әйтте.

– Колхозлар өстә барлыкка килә. Кооператив астан гына барлыкка килә ала. Әгәр сез беркемгә дә ышанмыйсыз икән, кооператив булдыра алмыйсыз. Андый кооператив кирәкми дә ул. Иң мөһиме – ышаныч принцибы. Сез монда кеше­ләрне гаепләдегез, димәк, бер-берегезгә ышанмыйсыз дигән сүз. Ышаныч юк икән, димәк, бизнес та юк, – диде ул.

«Авылда чалынган һәр мал да хәләл булмаска мөмкин»

Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин хәләл брендын кулланып сату оештыру һәм продукцияне экспортка чыгару мәсьәләсенә тукталды.

– Инде ун ел дәвамында без «Хә­ләл» стандарты буенча эшне алып барабыз, – дип таныштырды ул комитет эшчәнлеге белән. – Бүгенге көндә меңнән артык оешма белән эшләп килдек. Безнең реестры­бызда 125 оешма теркәлгән. Алар арасында эре терлек, тавык ите җитештерә торган, кафе-рестораннар тотучылар һәм башка бик күп юнәлештә эшләүчеләр. Сезнең күпләрегезне базарга ничек чыгу мәсьәләсе кызыксындыра. Бу эштә без дә сезгә ярдәм итә алабыз.

Ирек хәзрәт Җиһаншин әйтеп узганча, авылда чалынган мал ул әле хәләл ит дигәнне аңлатмый.

– Безнең әбиләр Коръән ашларында итнең каян килүе белән кызыксына. Хуҗалар бу итнең авылдан килүен әйтә. Ләкин авылдан килде, дигән сүз әле хәләл дигәнне аңлатмый. Малны кем, ничек, нинди шартларда чалуы мөһим, – диде ул.

Ул «Хәләл» стандартын чит илләрдә дә тануларын әйтте.

Делегатлар каршында чыгыш ясаган Татарстан Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләү үзәге башлыгы Илнур Хәбибуллин әйтүенчә, башка төбәк татар эшмәкәрләре Татарстанда кооперативлар төзеп, дәүләт ярдәменә өмет итә ала, ләкин моның өчен аларга Татарстанның салым инспекциясендә теркәлү узарга кирәк булачак. Шуннан соң ул «Биш адымлык үсеш» программасын тәкъдим итте.

Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, аграр һәм җитештерү сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев фикеренчә, һәр нәрсәне системага салырга кирәк. Шулай ук үрнәк проектларны да күбрәк күрсәтеп, аларны файдаланырга кирәклеген әйтте.

– 25 ел элек тә крестьян-фермер хуҗалыклары шулай эшләп китәр дип кем уйлаган? Хәзер алар бик көчле эшли бит. Кооперативлар белән дә шулай ук. Үрнәк булганнарны барып күрергә, алардан өйрәнергә кирәк. Безгә «Татар авылы яши» дигән бердәм мәгълүмати үзәк булдыру зарур. Биредә хокукый база булдырылырга, уку-укыту эшләре алып барылырга тиеш. Күрше төбәкләрдә нинди яхшы әйбер бар, без аны үзебездә кулланып карарга тиешбез. Ресурсларны да дөрес файдалану мөһим. Дәүләт ярдәмнәре буенча да дөрес эш алып барырга кирәк, – дигән тәкъдимнәрен җиткерде.

shahrikazan.ru
Фото: president.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*