11 нче март көнне Югары Ослан районының тарихи Идел, Ватан, Яңа Болгар, Янга Юл, Кызыл Байрак авыллары урнашкан почмагында аларның барысын да бәйләп торучы Мулланур Вахитов исемендәге авыл җирлегендә зур вакыйга булып узды. Мәктәпләре дә, балалар бакчалары да калмаган бу кечкенә татар авыллары халкын бергә җыеп, “Хәзинә” дип аталган татар фольклор ансамбле “Җиңү алып килгән язлар” дип исемләнгән җырлы-биюле күңел ачу кичәсе уздырды. Чараны район мөхтәсибе Гали хәзрәт ачып җибәрде. Ул райондагы азсанлы татар халкын динебезне, милләтебезне яшәтеп, авылларыбызны саклап, милли үзаңыбызга тугрылыклы тормыш алып барырга өндәде.
Ике сәгать ярым барган чараның беренче өлеше сугыш еллары кайтавазы, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Бөек Җиңү темасына багышланды. Икенче өлеше халык яратучы эстрада җырлары, шигъри юллар, төрле-төрле матур биюләр, уен-көлке, шаяруга нигезләнгән драматургия әсәрләреннән өзекләр белән үрелеп барды.
Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе җитәкчесе Гөлгенә Искәндәр кызы Дәүләтшина да чыгыш ясады һәм тамашачыларга үзенең җырларын бүләк итте. “Шушы егерме процент кына татарлар яшәгән рус районында милләтебезнең барлыгын, аның телен, традицияләрен йолаларын саклап калу өстендә армый-талмый хезмәт итүче Фидания ханым Нурисламова җитәкләгән “Хәзинә” халык фольклоры ансамбленә, Мулланур Вахитов исемендәге авыл клубы мөдире Гөлназ Хәсби кызы Фаттаховага зур ихтирам һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерәм. Халыкның күңел чишмәсен баетып, кан тамырларында яши торган туган туфракка мәхәббәт менә шундый мизгелләрдә уяна инде ул”- диде Гөлгенә ханым.
Бөек Тукаебыз мирас итеп калдырган “Уятмакчы булсаң халык күңелләрен…”, дигән сүзләр эшләгән эшләребезнең дөрес һәм бик актуль икәнлеген исбатлаучы бер дәлил, дип уйлыйм.
Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе җитәкчесе Гөлгенә Искәндәр кызы Дәүләтшина