Быел җәй айларында районыбыз халкы өчен бик кызыклы яңалык булды – Казанның “Татарстан – Яңа гасыр” каналыннан “Юлчы” тапшыруы безнең татар авыллары тарихы турында телевизион сюжетлар әзерләде. Июнь аеннан октябрь башына кадәр 13 тапшыру төшерелде һәм ТНВ каналын буенча шимбә көн саен барды. Аларда районыбыздагы һәр татар авылының үзенчәлекле урыннары күрсәтелде, мөхтәрәм кешеләре туган якларына кагылышлы истәлекләр белән бүлештеләр. Бу тапшыруның авторы да, алып баручысы да — Альберт Шакиров.
Альберт Сәүбән улы Шакиров Әтнә районы Кышлау авылында 1989 елның 1 апрелендә туган. Белгечлеге буенча – политолог. “Әни — авыл җирлеге башлыгы, үз эшенең остасы, районда әйдәп баручы белгеч. Әти шулай ук якын-тирәдә танылган механик, моторист, слесарь, тракторчы, эшмәкәр һ.б. Аның һөнәр-вазыйфаларын санап бетерә торган түгел. Чын җир кешесе! Миннән 5 яшькә кечерәк Айрат исемле энем, КАИ тәмамлап, инженер-нанотехнолог булып заводта эшли,” — дип горурланып сөйли ул. Башта “ТНВ”ның яшьләр редакциясендә сюжетлар эшли, “Яшьләр тукталышы”, “Кара-каршы” тапшыруларын да алып бара. Журналистика буенча белеме юк.
“Кечкенәдән сәхнәдә йөрү, әдәбият дәресләрен яратуның йогынтысы булгандыр. Редакциядә хезмәттәшләр нык ярдәм итте,” — ди әлеге эше турында. Аннан соң “Без тарихта эзлебез” тапшыруын алып баруны тәкъдим итәләр. “Телевидениедә берничә баскыч югары күтәреп җибәргән тәкъдим булды ул. Политолог һөнәрен үзләштерү дә тормышта булыша. Университетта тарихның гына да дүрт төрлесен укыдык. Тарихи вакыйгаларны барлаган вакытта, аны барыбер билгеле бер чор сәясәте күзлеге аша карамый чара юк, — дип сөйли Альберт Шакиров. — Командировкаларга йөрү ошый. Кая барсак та, ачык йөз белән каршы алалар, күп материал әзерләп куялар. Бу яктан районнарга чыгу үзе бер рәхәт. Безнең икътисад кына түгел, мәдәниятебез һәм тарихыбыз да бүген шул авыл халкы хисабына яши. Һәвәскәр тарихчылар булмаса, рәсми тарих фән күп төбәктәге җирле тарихны күптән югалтыр, тапшыруларга да аның кадәр материал тупланмас иде. Шунысы гаҗәпләндерә: халык үз тарихына шулкадәр сусаган икән! Тамашачы тапшыруны бик җылы кабул итте.”
2018 елдан “Юлчы” тапшыруы чыга башлый. Хәзер аның икенче сезоны бара. Әлеге тапшыру татар халкы тарихы белән бәйле урыннар, авыллар, табигать һәйкәлләрен киң җәмәгатьчелеккә таныту максаты белән эшләнә. Ә ”Юлчы” ничек безнең якларга юл тотты икән? Моның сәбәпчесе тарих белән тирәнтен кызыксынган кеше, “Безнең тормыш” гәҗитенең баш мөхәррире Фәнил Зөлкәфир улы Мусин булган икән.
— 2016 елның ноябрендә Альберт Шакиров белән таныштым. Ул безнең төбәктә “Без тарихта эзлебез” тапшыруын әзерләү мак-сатыннан минем белән элемтәгә керде. Шул елда Бәрәңге, Мазарбашы, Купай, Путчара авыллары тарихына кагылышлы ике тапшыру төшердек. Быел июнь аенда: “Без иртәгә сезгә киләбез,” – дип шалтыратты. Максатлары бер-ике авыл турында тапшыру әзерләү иде, мин районыбыздагы барлык татар авылларын төшерергә тәкъдим ясадым. Туган төбәгебез турында бездә бик күп материал җыелды. Мазарбашы авылында яшәүче тарихчыбыз Наил Габдулхак улы Бариевка хәбәр иттем. Ул бик сөенеп риза булды, — дип сөйли ул.
Бу урында Наил абыйның туган як тарихын өйрәнүдәге эшчәнлеге бәя биреп бетергесез икәнлеген тагын бер кат ассызыклап үтәсе килә. Тарихи эзләнүләрне ул яшьтән үк башлап җибәргән һәм бу эшне гомере буе дәвам итә. Бик еш Киров өлкәсенең архивындагы материалларны барлап, Бәрәңге волосте буенча уникаль документларга тап була. Мәскәүдә яшәүче якташыбыз техник фәннәр кандидаты Рафаиз Нурмөхәммәт улы Гайнанов Россия Дәүләт архивында эзләнү эшләре алып барып, безнең якларга кагылышлы гаять зур кыйммәткә ия булган документлар табып бирде. Бу кешеләрнең фидакарь эшчәнлегенә без чиксез рәхмәтле. Аларның тырышлыгы белән табылган документлар, материаллар, шулай ук “Авыл һәм бистәләр тарихы. Бәрәңге районы” очерклар җыентыгы да авылларыбыз турында сюжетлар төшергәндә гаять зур ярдәм итте.
Безнең тарихчыларыбызның эшчәнлегенә Альберт Шакиров та бик югары бәя бирә: “Беренче сезонда Башкортстан, Оренбург якларындагы татар авылларын барласак, бу елны Мари иленә сәфәргә чыгарга булдык. Дөресен әйтим, мин Бәрәңге районында бу кадәр тарихи материалга юлыгырмын дип уйламаган идем. Бәрәңгедә “Без тарихта эзлебез” тапшыруын эшләгән вакытта ук килгән бар, тарихы барлыгын да беләм, әмма барыбер шаккатам. Монда бит бер генә тарихчы түгел, бер төркем тарихчылар, бер төркем спонсорлар Киров һәм Мәскәү архивларын айкап йөриләр! Тарихлы, риваятьле урыннар бик күп ул, ә менә Бәрәңге төбәге кебек өйрәнелгән, һәр риваяте расланган урыннар бик сирәк. Тапшырудагы интервьюлардан күргәнегезчә, биредә һәрбер чорга үз документы, һәр вакыйгага үз кәгазе бар. Шуңа да рәхәтләнеп эшләдек. Инде Мари-Төрәк районына чыгып китсәк тә, Бәрәңге тарихчылары белән эшлибез, чөнки алар анализлаган материал бик зур территорияне үз эченә алган.”
Альберт Шакиров кулланылмаган материалларны урнаштырып, өстәмәләр кертеп, артистлар катнаштырып, безнең төбәк турында, монда татарларның ничек килеп урнашулары хакында, өч сәгатьлек нәфис-документаль фильм төшерергә ниятләве турында да белдерде.
Рауза Хисмәтуллина