tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Алтын битлек-2020” номинанты Эльмир Низамов иҗади очрашу үткәрә
“Алтын битлек-2020” номинанты Эльмир Низамов иҗади очрашу үткәрә

“Алтын битлек-2020” номинанты Эльмир Низамов иҗади очрашу үткәрә

Татар композиторы Эльмир Низамов иҗаты белән бу атнада “Старый рояль” jazz кафесында танышырга мөмкин. Кафеның иҗади программасына композиторның иҗат кичәсе кертелгән.

Эльмир Низамов белән очрашуны 14 ноябрь көнне Петербургская урамында урнашкан “Старый рояль” jazz кафесы оештыра. Иҗат кичәсе 20.00 сәгатьтә башлана.

“Кунакларны иҗатымның төрле яклары белән таныштырачакмын. Махсус кунак – җырчы Илнар Миранов”, – ди Эльмир Низамов. Шушы көннәрдә Эльмир Низамов белән Илнар Миранов яңа җыр яздырды. Кичәдә җырның премьерасы көтелә.

  • “Алтын битлек-2020” номинанты Эльмир Низамов – иң популяр татар композиторларының берсе. “Кара пулат” операсы, “Алтын Казан” мюзиклы авторы. Спектакльләр һәм кинофильмнарга музыка яза. Яңа гына Эльмир Низамов Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән музыкаль альбом чыгарды.
  • Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла белән бергә “Әлиф” командасын тәшкил итә. Туфан Имаметдиновның “Әллүки” спектакле “Алтын битлек” театры премиясенә өч номинациядә тәкъдим ителде.
  • “Старый рояль” jazz кафесы татар тамашачысына Мубай концертларын үткәрүе белән танылган.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*