tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Очучы, Россия герое Дамир Йосыпов: “Татар булуым белән горурланам”
Очучы, Россия герое Дамир Йосыпов: “Татар булуым белән горурланам”

Очучы, Россия герое Дамир Йосыпов: “Татар булуым белән горурланам”

Очучы, Россия Герое Дамир Йосыпов татар телен белмәсә дә, милләте белән горурлана. Шулай киләсе елда Бөтенроссия халык саны исәбен алуда үзен татар дип яздыруның әһәмияте турында сөйләде. “Мин татар булуым белән горурланам”, – ди очучы.

“Мине “татар” дип язсалар, бик шат булачакмын. Ул шулай булырга тиеш тә. Мин татарлар күп булсын, дигән статистика яклы. Бу хакта әйтергә оялмасыннар”, – ди Дамир Йосыпов.

Очучы үзе татар телен белмәвен әйтте. “Кызганыч, татар телен белмим. Безнең гаилә Себердә яшәде, миңа үз телемне белмәвем өчен оят. Өйрәнергә омтылып карадым, тик практика кирәк бит. Кайсыдыр сүзләр аннары онытылды да”, – диде.

Шулай булса да, Дамир Йосыпов милли, дини бәйрәмнәргә ихтирамлы мөнәсәбәттә. “Сабан туе, Корбан, Ураза бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез. Милли ризыклардан кыстыбый, чәк-чәк яратам”, – диде.

  • 2019 елның 15 августында “Урал авиалинияләре” Airbus A321 экипажы командиры Дамир Йосыпов двигательләре эштән чыккан самолетны кукуруз басуына утырта. Турбиналарга эләккән кош көтүе двигательләрне сафтан чыгарган була. Нәтиҗәдә, очучы 234 кешенең гомерен коткарып кала. РФ Президенты Указы нигезендә, Дамир Йосыповка Россия Герое исеме бирелә.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*