Ульяновск өлкәсенең Габделҗаббар Кандалый исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Шәфик ага Иматдиновның чираттагы китабы «Үз юлым белән барам…» дигән исем белән дөнья күрде. Башкаларыннан аермалы буларак, бу китап татарча түгел, ә рус телендә басылып чыкты. Анда язучының соңгы елларда язылган шигырьләре һәм чәчмә әсәрләре кергән. Өлкәнең Владимир Ленин исемендәге төп китапханәсендә яңа китапны киң катлам укучыларга тәкъдим итү кичәсе узды.
Шәфик ага бала чактан ук үзе туган Чүпрәле район газетасына язгалап тора, Казандагы “Яшь ленинчы” газетасы, “Ялкын” журналы белән хезмәттәшлек итә. Ләкин ни өчендер, ул филологиягә дә, журналистикага да китми, ә төзүче һөнәрен сайлый. Еллар дәвамында гади эшчедән башлап, ул завод директоры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
Бәлки шуңа күрәдер дә ул чакта аңа иҗат белән шөгыльләнергә, иҗтимагый эш алып барарга вакыт та җитмәгәндер. Бүгенге әдәбият бәйрәмендә катнашучылар рус телендә дөнья күргән яңа китап турында үз фикерләрен әйттеләр, язучының иҗаты хакында җылы тәэсирләре белән дә уртаклаштылар. Килгән кунаклар арасында Ульяновск өлкәсенең “Өмет” газетасы редакторы Исхак Хәлимов, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгат Әхмәдуллов, китапның тәрҗемәчесе Ренат Илькин, Ульяновск өлкәсенең татар язучылары берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Наҗия Шагаева, Ульяновск өлкәсенең татар язучылары берләшмәсе әгъзасы Флорис Галимьянов һ.б. бар иде.

Аны Сембер татарлары якын һәм үз итеп “Ачык йөрәкле, җиңел куллы шагыйрь” дип әйтәләр. Һәрчак ачык йөзле, теләсә кем белән тиз уртак тел табучы Шәфик абый кебекләр турында тормышның төбеннән күтәрелгән, диләр. Шуңа күрә дә ул проза һәм публицистикада гына түгел, ә шигъриятьтә дә тирә-юньдәгеләрне яхшылыкка чакыра, үзе белән бергә изгелек кылырга өнди, сөю-сәгадәтне дә читләтеп узмый.

Моннан берничә ел элек өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әдәбият өлкәсендә эшләүче җирле язучылар һәм журналистлар өчен якташлары Габделҗаббар Кандалый исемендәге өлкә әдәби премиясен булдырган иде. 2015 елда әлеге югары бүләк берничә китап авторы, актив җәмәгать эшлеклесе Шәфик Иматдиновка бирелде. Узган вакыт аралыгында әлеге мәртәбәле бүләккә Сембер төбәгендә яшәп иҗат итүче, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Гакыйль Сәгыйров, Рифкать Хисмәт, Равил Шәфигуллин, журналист Ирек Сәйфиевләр лаек булган иде.
Рамис Сафин, Ульяновск