Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Татар кызы” бәйгесенең беренче сайлап алу туры узды
Мәскәүдә “Татар кызы” бәйгесенең беренче сайлап алу туры узды

Мәскәүдә “Татар кызы” бәйгесенең беренче сайлап алу туры узды

Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә “Татар кызы” халыкара бәйгесенең беренче сайлап алу туры булды. Кызлар татар телен, үз халкының тарихын һәм мәдәниятен белү дәрәҗәсен, шулай ук иҗади сәләтен һәм аш-суга осталыгын күрсәтте.

Оештыру комитеты әгъзалары сүзләренчә, бу критерийлар илнең иң абруйлы татарлары сүзләренә колак салып сайланган. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шейх Равил Гайнетдин хатык-кыз өчен мөһим сыйфат булып, аның рухилыгы тора дип саный. Дәүләт Думасы депутаты, Федераль татар милли мәдәни-мохтарияте җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов татар халкы мәдәниятен һәм тарихын белү кирәклегенә басым ясый. Туган телендә иркен аралашу – “Татар кызы” титулы иясе өчен тагын бер мәҗбүри таләп, дип билгели Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

“Татар кызы-2018” бәйгесенең Мәскәү этабы Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү татар милли мәдәни мохтарияте, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы һәм “Рух” продюссерлык үзәге ярдәме белән уздырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*