
Г. Ибраһимов исемендәге институтның язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров Ш. Мәрҗани фондында галимнең шактый хезмәтләре, хатлары саклануы хакында сөйләде. Шулай ук биредә аның шәхси китапханәсендә булган басмаларның кайберләре булуы хакында да әйтә.
Ш. Мәрҗани 30дан артык дини һәм фәнни хезмәтләр авторы, дип үз бәясен бирде Г. Ибраһимов исемендәге институтның язма һәм музыкаль мирас үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Азат Ахунов.

Үзбәкстан галиме, тарих фәннәре кандидаты Бобур Номозов та үз чыгышында күренекле шәхескә югары бәя бирә. Ул Ш. Мәрҗани идеяләренең Урта Азия мәгърифәтчеләренә дә уңай тәэсир итүе хакында ассызыклады.
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин ” Мәрҗани- күпкырлы шәхес,”- диде.
-Ул күңел түрендә булган һәр фикерен үз хезмәтләренә язып, безгә калдырган. Бу татар халкының бәяләп бетергесез мирасы. Мәрҗани укыган, эшләгән урыннарга безнең милләт балалары һәрвакыт сәяхәт кылып, ул урыннарны яңартып, саклап торырга тиеш.

– Ул-безнең тарих, ул-безнең горурлык. Аның үрнәгендә киләчәкне тәрбияләргә тиешбез. Бу эш дәвамлы булыр дип уйлыйм. Без Ш. Мәрҗанине һәрдаим искә алырга, хезмәтләрен башкаларга да җиткерергә тиеш. Бу-безнең бурыч.
Васил Шәйхразиев үзенең чыгышы ахырында, түгәрәк өстәл янында очрашуны оештырырга ярдәм иткән өчен Бохара хакимиятенә, Татарстан, Үзбәкстан галимнәренә зур рәхмәтен белдерде.