Иң элек бәйрәмнең төп хуҗалары – нәни «бал кортлары» сәламләп, мәйдан күрке булдылар. Бәйрәм ярминкәсенең байлыгы балның төрлелеген һәм аннан никадәр татлы тәм-томнар әзерләп була икәнлеген ачык күрсәтте. Күңелеңә хуш килгәнен сайлап алганчы бу затлы тәгамнән авыз итәргә мөмкин иде, чөнки авыл хуҗалыгы белгечләре җитәкчелегендәге жюрига 11 умартачы 22 төрле бал һәм 9 төрле бал эчемлеге тәкъдим итеп, җыйналган баллар нигезендә «Иң тәмле бал» җитештерүчене билгеләделәр. Бигрәк тә халык телендә «медовуха» дип йөртелгән балдан ясалган эчемлек сатучы яныннан ир-атлар өзелеп тормады. Умартачылык тармагы белгече Фәнил Сираҗиев әйтүенчә, бүген районда якынча 400 умартачы, 8200 умарта гаиләсе бар. Иң күп умарта саны Саба шәһәр, Тимершык һәм Олы Нырты авыл җирлекләрендә теркәлгән. «Бүгенге чараны умартачыларның һөнәри бәйрәмнәре дип атасак, дөрес була торгандыр. Быелгы уңышка килгәндә, әле бал тулаем суыртылып бетмәде. Товар балы җитештерү күрсәткече 220-240 тонна чамасы булыр дип уйлыйбыз”, – дип таныштырды Фәнил Сираҗиев. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин умартачыларны берләштерүче әлеге чара дәвамлы булсын, тагын да киңәйсен дигән теләк белдерде. «Соңгы елда пандемия сәбәпле бәйрәм үтмәгәч, быелгысын тагын да көтеп алагансыздыр. Районыбызда умартачылык елдан-ел үсеш алып, тотрыклы саклана. Умартачыларны һәр елны табигать сыный: йә эссе була, йә очарга умартачылыкка база җитеп бетми. Авыл хуҗалыгының игенчелек тармагында ашламалар, агу-химикатлар куллану сәбәпле, кортларга шактый зыян да килә. Хәл итәсе проблемалар бар. Бу уңайдан хөкүмәт тарафыннан да аерым карарлар кабул ителеп, кортларга зарар салмый тормый препаратлар куллану колач ала бара. Киләчәктә умартачылыкны, сәламәт яшәү рәвешен ныграк пропагандаласак иде», – диде үз чыгышында Гафур Хәсәншин. Белгечләр әйтүенчә, әле әлеге затлы ризыкның сәламәтлек өчен файдасын һәркем дә аңлап бетерми, кыскасы, бал ашау культурасы түбән дәрәҗәдә. 2004 елдан бирле аның бәясе үзгәрешсез, 3 литрлы банкасы 1500 сум тора. Бу умартачылык белән шөгыльләнүчеләрнең нык артуы, шул исәптән бал җитештерү күләме үсүе белән дә аңлатыла. “Халык 700әр сумга нәрсәдән ясалганын дә белмәгән шоколад конфетлар сатып ала, 350-400 сумлык табигый файдалы балны кулланырга теләми”, – ди белгечләр. Әлеге бәйрәмгә балның шифасын белүчеләр, кыскасы, бал яратучылар җыйналганын сәүдә рәтләренең сатып алучылардан өзелеп тормавы раслый иде. “Бал туе”нда әлеге тармакта эшләгән ветеран-умартачылар Олы Арташтан Кәүсәрия Бариева, Килдебәк авылыннан Нәкыйп Латыйпов хөрмәтләнделәр. Район буенча бал җитештерүдә иң яхшы күрсәткечләргә ирешеп, 1урын яулаган «Нырты» авыл хуҗалыгы предприятиесе умартачысы Марат Хафизов Күчмә кубокка ия булды. «Әлеге бәйрәм беркайчан да югалмыйча Кубок алдынгы умартачылар кулында саклансын иде», – диде чараны оештыручы Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов. «Игенче» җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов да бал бәйрәменә килүчеләрне тәбрикләп, әлеге бәйрәмнең җитештергән продукцияне тәкъдим итү чарасы да икәнлегенә басым ясады. Бәйрәм әләмен күтәрү хокукы да Марат Миннәхмәт улына тапшырылды. Марат Хафизов умартачылык белән 1996 елдан шөгыльләнә. Аның күргәзмәсендә тәкъдим ителгән балавыздан ясалган төрле матур эшләнмәләрне дә, кортларны ясалма аталандыру станогын һәм махсус программа нигезендә кортның канаты аша нәселен билгеләүче җайланманы да бәйрәм кунаклары кызыксынып күзәтте. «Средний руский» нәселе белән эшлибез. 106 баш умарта бар. Шулардан 86 пакет, 5 центнер бал тапшырылды”, – ди Марат. Шулай ук әлеге чарада башлап йөрүчеләрнең берсе Шәмәрдәннән Илнур Мөхәммәтовка һәм Урта Ныртыдан Данил Яруллинга истәлекле бүләкләр тапшырылды.Бу көнне дә Яруллиннарның сәүдә ноктасыннан кеше китеп тормады, балны чират торып алдылар.Данил әлеге бәйрәмгә 60 литр бал суы, 200 килограмм төрле бал алып килгән иде. “Мин быелгы уңыштан бик канәгать. 200ләп умартам бар.18 ел элек кортлар карый башладым. Профессиональ төстә эшли башлаганга 9 ел булды.”, – ди Данил. Башкортостанның Бәләбәй шәһәреннән килгән Александр Кушпита да үзен туганнан бирле умартачы дип саный. Ерак араларны якын итеп килүенең сәбәбен дә, бал җитештерүчеләр җыйналган җирдәге җылы атмосфера, үзгә мохит, тәҗрибә уртаклашуда дип аңлата. “Әти-бабайлар эшен дәвам итми мөмкин түгел”, – ди Александр да.
Бәйрәмдә катнашучыларга балның төрле төрләреннән татып карау белән бергә, иң тәмле “Медовик” тортын да авыз итәргә мөмкин булды. Шекше авылыннан Гөлия Гатиятова, Гүзәл Хәйретдинова, Зәлинә Зәйнәгыева, Кукмара районыннан Лилия Әхтәмҗанова бик матур тортлар пешереп алып килгәннәр иде.
«Иң тәмле юкә балы» номинациясендә Шекшедән Раушан Гатиятов, «Иң яхшы бал эчемлеге» хуҗасы булып Мичәннән Равил Шәйдуллин, иң оста рам кагучы ярышында беренчелекне Арчадан Айрат Мөхәммәдиев яулады.