tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күңелләргә дәрт өләшә- “Агыйдел” ансамбле
Күңелләргә дәрт өләшә- “Агыйдел” ансамбле

Күңелләргә дәрт өләшә- “Агыйдел” ансамбле

Бүгенге көзге якшәмбе кичендә Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш районы мәдәният сараеның “алма төшәрлек тә” урын юк иде. Биредә районның йөзек-кашы “Агыйдел” җыр һәм бию дәүләт ансамбле үзенең зур бәйрәм концертын күрсәтте, дәүләт статусына ия булганга – 10 еллык юбилеен балкышлы тантана белән каршылады. Биредә бик күп шәрәфле кунаклар, ансамбльнең чишмә башында торган ветераннарыбыз катнашты. Мәркәзебез Казаннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының рәисе Васил Шәйхразыев та кайткан иде.

Лаеклы сәнгать осталары матур бүләкләр хөрмәтләнделәр. Концерт тамашачыларның күңелләренә хуш килде. Җыр һәм бию… Шушы өч хәрефтән торган сүзләргә дөнья үзе сыйган кебек. Кешенең һәр күзәнәге әлеге сихри аһәңне үзенә сеңдереп, башкача тормыш белән яши башлый. Шуңа күрә без җыр-моңга тартылабыз, аны бик яратабыз. Җыр гомер буе кешенең юлдашы булып кала. Эче пошканда да ул җырлап юана, сагынганда да, шатлыклары булганда да җырлый. Димәк, кешенең күңелендәге хисләр аның җырларында һәм бию хәрәкәтләре синтезында көзгедәге кебек күренә.

Чарадан һәркем яхшы кәеф, дәрт, рухи байлык алдылар. Тамашачыларның изге теләкләренә кушылып, без дә “Агыйдел”леләргә иҗади уңышлар, яңа үрләр яулауларын өмет итеп калабыз!

Юлай НИЗАЕВ, “Актаныш-информ”.

vk.com

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*