– Татар кешесе ихатасын, өен оҗмах бакчасыдай матур итеп тотарга тырышкан. Борынгы чигү үрнәкләрен, түрләмә, кашагаларны күз карасыдай саклаучылар, халкыбызның бу күркәм гореф-гадәтләрен хәзер дә дәвам итәргә тырышучылар бар, – дип сөйләгән иде Мөслим районына оештырылган этнографик экспедиция нәтиҗәсенә багышланган бер конференциядә Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова. Галимә ханым белән очрашып әлеге традицияләрнең бүгенге татар авылларында ничек саклануы хакында тәфсилләбрәк сөйләвен сорадык.
– Татар йорты элек-электән бер ансамбль хасил итә. Коймасы, капкасы, өй кыеге, кыек астындагы бизәкләре – һәммәсе дә тәңгәл килә. Әгәр капкада зур бизәк булса, ул кечерәйтелеп өй кыегында, йөзлекләрдә кабатлана. Йорт эчендә дә шундый ук бизәкләргә тап буласың. Хәзер шул зур ансамбль җимерелә, җуела башлады. Коймасы бер төрле, капкасы – икенче, түбәсе – өченче, өй кыегы дүртенче төрле булган, төрле материалдан корылган йортлар очрый. Халкыбызның зәвыгы шактый югары һәм нечкә бит: элек боларны бер-берсе белән килештерә торган булганнар. Һәр авылда, шактый искерсә дә, үрнәк-өлге булырдай өйләр бар әле. Аларны төзекләндереп, музей итепме саклыйсы иде.
– Яңа йорт салучыларга нәрсә тәкъдим итәр идегез?
– Үрнәк алырдай йортлар һәр авылда бар. Беренче чиратта, шуларны игътибар белән карап-күзәтеп чыгарга кирәк. Әгәр түбә дә, койма да профнастилдан икән, төсләрен чамаларга, бер-берсенә туры китерергә кирәк. Әнә яфракта да берничә төс бар. Әлеге төсләр бер-берсенә күчеп бара. Әйтик, сары, яшел төсләр бер-берсенә яраклаша. Кайчагында капма-каршы кую да күзәтелә. Мәсәлән, яшел төснең төрле төсмерләре кулланыла. Әнә апалар яулык алганда, теге яки бу күлмәгемә туры киләме икән, ди. Әйтик, куега куе туры килә. Сары белән яшел бер тамырдан. Аларны кушсаң, өченче төс чыгарасың. Зәңгәр белән сарыны кушсаң, яшел чыга. Димәк, бу өч төс бер-берсенә тәңгәл килә. Чигү чигүчеләр төсләрне ничек тәңгәл китерергә кирәклеген бигрәк тә яхшы белә. Ул чигүләрнең нинди генә төрләре юк: шома чигү, утырмалы чигү, типчеп чигү…
– Агач өйләрдә бизәү мөмкинлекләре күп. Таш йортларның дивар-стеналарын ничек бизәргә?
– Шәһәр түгел, авылларда да үзгәрешләр бара. Бервакыт мин Минзәлә районындагы бер апаның өенә кергән идем. Пыр тузып мендәр тышлары, алъяпмалар, өстәл япмалары чигә иде. Әле күптән түгел генә шул йортта тагын булырга насыйп булды. “Үскәнем, мин хәзер паннолар ясыйм”, – ди апабыз. Стенадагы чигүләр хәзер кыса-рам эченә урнаштырылган. Мендәр чигүләрен дә хәзер кысаларга куялар, натюрмортлар ясыйлар. Шөкер, мендәр, карават, өстәл япмаларын әле дә чигәләр. Табигый, өстәлдәге ризык капланырга, ябулы булырга тиеш. Өй эчендә дә ансамбль булдыру зарур. Чигүле бизәкләр алъяпма, сөлге, ашъяулык, аш тастымаллары, карават япмаларында да кабатланырга тиеш.
– Шәһәр җирендә өй диварларына төрле рәсемнәр, шәһәр күренеше төшкән обойлар ябыштыра башладылар.
– Обойны үзебез дә ясый алабыз. Элек мич янында тирмәнең бер элементы булган колга торган. Кияү белән кәләшнең караватын чаршау белән әйләндереп алган шикелле түгәрәк тирмәне кашага белән бүлгәннәр. Утрак тормышка күчкәч, туры почмаклы йортлар сала башлагач, почмакка сөлге куеп, өйне түгәрәкли торган булганнар (элек матчага кашага куеп шуны әйләндереп алганнар). Әле бит бездә өйне чаршау белән хатын-кыз һәм ир-ат ягына бүлеп кую гадәте бар иде. Түр як – ир-ат ягы, мич ягы – хатын-кыз ягы. Килеп кергәч тә түрне билгеләп куя торганы – түрләмә, өй эчен түгәрәкли, уратып ала торганы кашага дип атала. Түргә иң кадерле әйберләрне, әйтик, шамаилне, намазлыкны элеп куйганнар. Элек өйгә килеп керүгә көндәлек яки искерәк киемнәрне элеп куя торган урынны чаршау белән каплап куялар иде. Бу элгеч хәзерге гардероб вазифасын башкарган. Күп кенә шәһәр өйләрендә хәзер дә килеп керүгә көндәлек кием элеп кую урыны бар. Әмма аны чаршау белән каплап куючылар сирәк.
Мөслим районының Вәрәшбаш авылында әле 20-30 ел элек кенә чаршаулар киң кулланышта булган. Авыл абыстае Тәзкирә апа Низамиева миңа шул чаршау, түрләмә, япмалар хакында бик күп мәгълүмат бирде. Әйтик, ул миңа 12 метрлы түрләмәләр булуын, периметр буенча почмакларны каплап, өй эчен түгәрәкләп чыкканнарын сөйләде. Аның әнисе Миңлебикә Шәйхетдинова үзе эрләгән, үзе тукыган. Туку станогы булган. Кияүгә чыгар алдыннан дүрт кызга дүртәр метрлы өч буй иттереп 12шәр метрлы палас тукып биргән ул. Ашъяулык, чаршау, алъяпмаларны да һәрберсенә бирнә итеп уникешәр метр ясап биргән әни кеше. Тәзкирә апа да чигү эшен дәвам итә. Мендәр тышлыклары чигә (тавис кошы төшерә), каз мамыгыннан юрган сыра.
Кемнәр тәэсиредер – белмим: бездә элек-электән челтәр бәйләгәннәр. Үзенә күрә зур челтәр культурасы булган. Тәрәзә челтәре күпләребезгә кечкенәдән таныш. Самавыр япмасы да челтәрдән ясалган. Кашага, түрләмәләрнең асты, итәге челтәрләп эшләнгән. Бездә карават япмалары да челтәрле. Челтәрдән генә торган карават япмалары да бар. Карават башы челтәре, карават итәге челтәре дигәннәрен дә бәйләгәннәр. Тастымал астына, эчке күлмәк итәгенә дә челтәр теккәннәр. Тәзкирә апаның сөйләвенә караганда, чаярак кызлар, биегәндә күренеп торсын дип, клубка чыкканда итәк очын чыгарып калдырганнар. Бу мода хәзер дә көнкүрешебездә күзәтелә.
Соңгы елларда күп кеше бәйләү белән мавыга. Дөрес, аз-маз булса да, япон машинасында бәйләүчеләр дә бар. Төсләрен, үрнәген программага кертәсең дә машина үзе бәйләп бирә. Безнең халык сакчыл, ушлы бит. Соңгы вакытларда иске кием-салымны ташламый башлаганнар. Әйтик, җепле, сүтелә торганнарын сүтәләр дә, карават япмалары бәйләүгә керешкәннәр. Бездә аерым бер ятак культурасы бар. Карават ачык калмаска тиеш. Карават башы, карават япмасының челтәрле итәге. Мендәрләр берничә төрле. Зур мендәр, ястык бар. Әле колак мендәре дип аталганы да булган (бу гыйбарәне дә Мөслимдә генә ишеттем). Йокымсырап утырганда, колакка куеп тору өчен кулланылган ул. Иске чүпрәкләр дә чүплеккә атылмый. Аларны кискәләп, түгәрәк палас ясыйлар. Алар кояш кебек түгәрәк, шундый матур! Зурлары, кечкенәләре дә бар. Мин аларны өйалдында, аш-су бүлмәсендә, түр якта да күрдем. Мөслим ягында аны саталар да.
Заманында һәр авылда тукучылар булган. “Әнием бервакыт ак киндердән бик матур күлмәк тукып, тегеп бирде. Юлда ашлык пычранмасын өчен, колхозга икмәк бөркәнчеге тукып бирәләр иде. Ул тобырша дип атала”, – дип сөйләде миңа Тәзкирә Низамиева.
– Заманында халкыбыз арасында бик күп кәсепчеләр булган. Этнографик экспедициядә йөргәндә шул хакта кызыксынмадыгызмы?
– Кызыксындым, әлбәттә. “Безнең авылда – Вәрәшбашта узган гасырның кырыгынчы, илленче елларында да әле 63 һөнәр-кәсеп иясе бар иде”, – дип сөйләде бу уңайдан әлеге Тәзкирә абыстай. Бу исемлекне язып та алдым. Гаҗәп түгел: адәм баласына дөнья көтү өчен барча шөгыль, кәсеп кирәк бит. Әйтик, чәч алучылар, мичкә, кисмәк, тагарак, киле, лакан, иләк, табак, дага ясаучылар, көянтә бөгүчеләр. Багана умартасы куючылар. Музыка коралларын аерым әйтим әле: скрипка, гармун, курай ясаучылар. Итек, тула басучылар. Тегүчеләр аеруча күп. Күлмәк-ыштан да, түгәрәк тун, кайры тун да, калфак, түбәтәй дә, читек-кәвеш тә теккәннәр. Тире иләүчеләр, күмер яндыручылар. Такта яручылар, итек төзәтүчеләр, балчык сыбызгы ясаучылар. Талдан тарантас, каз, үрдәк оясы үрүчеләр. Каен тузыннан сагыз кайнатучылар. Бәби арбасы, кул арбасы, ат арбасы ясаучылар. Мөгез белән кан чыгаручылар (бозык, начар канны сөлек белән дә суыртканнар). Итек төзәтүчеләр. Күпер салучылар (аларны субай сугучы дип тә атаганнар). Йон тетүчеләр, чыпта сугучылар. Агач тырма, көрәк, сәнәк ясаучылар. Челтәр бәйләүчеләр, чабата үрүчеләр. Йөзек чүкүчеләр, беләзек, чулпы, тәрәзә йөзлекләре ясаучылар. Кирпеч сугучылар. Читән үрүчеләр (ятма, утырма читән дә булган). Орчык кыручылар…
Хәзер бу кирәк-яракларның күбесе сәнәгать күләмендә күпләп җитештерелгәнгә һәм чагыштырмача арзан булганга әлеге кәсепләргә ихтыяҗ юк инде. Шул ук вакытта халкыбыз исән-имин булганда, милли тамырларыбыздан читләшмәгәндә балдак, беләзек кебек бизәнү әйберләренә, калфак, түбәтәй, камзул кебек өс киемнәренә, читек-кәвеш, киез итек кебек аяк киемнәренә, тәрәзә йөзлеге кебек йорт бизәкләренә, мендәр тышы, палас кебек өй кирәк-яракларына сорау беркайчан да бетмәс кебек. Беренчедән, аларга кемнеңдер кул җылысы сеңеп калган; икенчедән, осталар теккән нәрсә бер генә нөсхәдә була һәм күпләрнең ушын ала бит ул. Миңа калса, кул эшләре осталары игътибар итеп бетермәгән әле тагын бер эш бар. Түбәтәй-кәләпүш тегүчеләр күп булса да, бездә намазлык тегүче юк. Сатуда кытай, гарәп, төрекнекенә тап буласың. Чигүле, чын татар намазлыгы булса, сатып алырга теләүчеләр аз булмас иде, минемчә. Дөнья көтү бүген дә ансат түгел. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип тиктомалдан гына әйтмәгән халкыбыз. Кулың эш белсә, иренмәсәң, иртәгә әллә нинди кәсеп-һөнәргә дә ихтыяҗ туарга мөмкин.
– Халык сәнгате кәсепчелеген яшь буын белеп-күреп үссен өчен нәрсә эшләргә соң?
– Һөнәр серләре буыннан-буынга тапшырылмый, осталарның иҗат җимешләре күргәзмә-ярминкәләрдә сатуга, карауга куелмый, үрнәкләре музейларда сакланмый икән, эшләнмәләре белән бергә ул кәсепләр дә югала. Күрмәгән-белмәгән нәрсәгә кызыкмыйсың бит. Шөкер, бу җәһәттән Мөслим районындагы мәктәп музейларының эше искитмәле. Әйтик, Тугаш авылы мәктәбе директоры Ирина Җамалиева туплаганнарга шәһәр мәктәпләре музейлары да кызыгырлык. Анда 1200 экспонат бар. Баек мәктәбе музее да бик үзенчәлекле. Ләйлә Баянова ядкарьләрне бик белеп җыйган. Анда төрледән-төрле әйбер бар, гомумән, бик бай ул. Шунысы да яхшы: андагы һәр нәрсә документлаштырылган. Мәлләтамак башлангыч мәктәбе янәшәсендәге Зимфира Зарипованың (кыз фамилиясе Нуретдинова) шәхси музее да күпләрне җәлеп итәрлек. Менә бит теләк булганда үз өеңдә дә музей оештырып-ясап була икән. Йорт эчендә булгач, күңелгә якынрак, җылырак та әле ул. Анда әнисе Люция апаның бик күп кул эшләре, әбисенең чигүле күлмәге, алъяпкычы, түрләмәсе, намазлыгы һәм дисбесе элеп куелган. Балаларны алып кереп күрсәтү өчен дә отышлы: янәшәдә генә. Авыл уртасында, җирле үзидарә, клуб кырында урнашуы тамаша кылырга теләүчеләр өчен дә уңайлы.
– Төбәкләрдә йөргән вакытта яңа күренешләргә тап булмадыгызмы?
– Мөслим районында шәһәргә тартым бакча-парк культурасы кереп бара. Байтак кына авылларда ишегалдына килеп керүгә шул күзгә ташлана: өйдән чыгуга бакча башлана. Хәзер бит район үзәгендә генә түгел, авыл җирләрендә дә мал асрыйк дип әллә ни тырышмыйлар. Шуңа күрә күп кенә кешенең ишегалды бакчасы белән кушылып киткән. Ишегалды-бакчада яңа төр корылмалар: җәйге аш-су ышыгы, беседкалар, талдан үрелгән вазалар, чәчәклекләр… Мөслимдә ике катлы агач йортлар да аз түгел. Икенче катта бизәкле балконнар да күрдек. Район үзәгендәге бер йортның балконына авылны хәтерләтеп торучы капка бизәкләре төшерелгән иде.
Рәшит Минһаҗ