Татарстанның Зәй районы кичә шау-гөр килде. Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 5 төбәгеннән җыелган “Ак калфак” татар хатын-кызлары вәкилләрен кабул итәргә биредә авыл-авыллары белән тулаем әзерләнгәннәр. Һәр тукталган җирдә кунакларны икмәк һәм чәк-чәк тотып, җырлап-биеп каршы алдылар.
Елына 5-6 тапкыр уза торган “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышларына һәр җирлектә бик төпләп әзерләнәләр. Уңдырышлы туфрагы, игенчелеге белән дан тоткан, кул эшләренә, җырга-моңга оста халкы белән горурланган Зәй районы кимен куймады гына түгел, алга таба милләт өчен янган ханымнарны җыячак район төбәкләргә иң югары планканы куйды.
“Ак калфак”лыларга, иң беренче итеп, балаларны милли рухта, гореф-гадәтләребезгә хөрмәттә, төрле милләтләргә дустанә мөнәсәбәттә тәрбияләү үрнәкләрен күрсәттеләр. Зәй шәһәренең “Тылсымлы әкият” балалар бакчасы каршысында ук төрледән-төрле уен мәйданчыклары оештырылган иде. Нәниләр “Орчык өмәсе”, “Серле сандык”, “Сөмбелә бәйрәме”, “Табында ак күмәч”, “Каз өмәсе”, “Бишек җырлары”, “Кич утыру” күренешләрен чагылдырып, уйнады, биеде һәм җырлады.
Аннары татар хатын-кызлары балалар бакчасы белән танышты, биредә төрле милләт вәкилләренең киемнәре, телләре, җыр-биюләре белән таныштыру максатыннан оештырылган “Әби белән бабушка” клубы утырышында катнашты. Татар, керәшен, рус, башкорт, чуваш, мари милли киемнәрен кигән балалар һәм өлкән буын вәкилләре белән берлектә бәйрәм оештырылды.
140 хуҗалыкта 350 кеше гомер иткән ил-көнгә билгеле зыялы, республика күләмендә танылган шәхесләр үстергән “Имәнлебәш” авылында кунакларны гөлләр, чәчәкләр үстерүче Вәлиевләр гаиләсе белән таныштырдылар. Аннары алтын туйларын билгеләп үтүче Әхмәтҗановлар гаиләсенә җылы теләкләр ирештереп, аларның таң калырлык кул эшләре үрнәкләре белән сокландык.
Сандык ясау остасы Рәйхат Сафиуллинның кунаклар игътибарына бирнә сандыкларының күз явын алырдайларын тәкъдим итте. Имәнлебаш мәдәният үзәгендә исә колмактан икмәк пешерү, орлыклы төш ясау нечкәлекләренә өйрәттеләр. Элегрәк авылларда такмаклар әйтү, җыр-биюләр белән үрелеп үткәрелгән “Сепарат аерту” йоласын исә сәхнәдән бөтен нечкәлекләре белән чагылдырдылар.
Шулай ук биредә эшчәнлеге Зәй районы белән бәйле булган, гомеренең дистәгә якын елын биредә уздырган Таҗетдин Ялчыгол белән бәйле театральләштерелгән күренеш гәүдәләндерелде, аңа бәйле күргәзмә дә оештырылган иде.
Киләсе “тукталыш” Кадер авыл җирлегендә булды. Әлеге авыл тарихы 18 гасырдан башлана. Бу җиргә килеп төпләнүче беренче кеше Кадерхөрмәт булган. Бүгенге көндә авылда 160 хуҗалыкта 315 кеше яши. “Үткәнен белмәгән – киләчәксез калыр”, дип биредәге халык борынгы әби-бабалардан килгән йолаларны сакларга, алары үсеп килүче буынга да сеңдерергә тырыша. Кадер мәдәният йорты алдында “Урак өсте” күренеше күрсәтелде, аннары бина эчендә “Суккан палас” күренеше, «Кап сугу» йоласы, «Май чабу базары» күренеше белән таныштырдылар.
Бигеш авылында исә «Чәчәк ясау серләре» дигән масстер-класс узды. “Ак калфак”лылар алдында “Җыен базары” дигән театральләштерелгән тамаша куелды һәм көянтә, чиләк, чынаяк, кәрҗин, яшелчә күргәзмәләре белән танышу мөмкинлеге булды.
“Ак калфаклы”ларның күчмә җыены, гадәттәгечә, пленар утырыш белән төгәлләнде. Милләт җанлы ханымнарның соңгы утырышы исә ноябрьдә Удмуртия Республикасында узачак.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА