tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Коми Республикасында
Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Коми Республикасында

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Коми Республикасында

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Коми Республикасының Сыктывкар шәһәренә килде. Милли шура рәисен халкыбызның милли ризыгы чәк-чәк белән Коми Республикасының Милли сәясәт министры вазыйфасын башкаручы Вячеслав Попов һәм татар оешмалары җитәкчеләре каршы алдылар.

Эшлекле сәфәр кысаларында Васил Шәйхразиев биредәге Халыклар дуслыгы йортында узачак татарлар һәм башкортларның VI корылтае эшендә һәм татар мәдәнияте көненә багышланган чарада катнашачак. Шулай ук Милли шура рәисенең җирле татар оешмалары активы һәм Коми Респбликасы хакимияте җитәкчелеге белән очрашулары көтелә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*