tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев: Татар халкы үсеше Стратегиясен булдыруда барыбыз да катнашырга тиеш
Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев: Татар халкы үсеше Стратегиясен булдыруда барыбыз да катнашырга тиеш

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев: Татар халкы үсеше Стратегиясен булдыруда барыбыз да катнашырга тиеш

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Татарстан” журналы өчен интервью бирде.

Әңгәмә барышында ул Татар халкы үсеше Стратегиясенә кагылышлы сорауларга тукталды. “Әлеге документ үз эченә татар халкының динен һәм телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, сәнгатен, әдәбиятын, милли киемен, милли ризыкларын һәм башкаларны үз эченә ала торган документ булырга тиеш”, – дип белдерде ул стратегик документының эчтәлегенә карата. Васил Шәйхразиев белдерүенчә, стратегия документын әзерләү белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре, төрле министрлыклар, татар оешмалары, җәмәгатьчелек шөгыльләнәчәк. Төп җаваплылык Бөтендөнья татар конгрессына йөкләнә.

Милли шура рәисе ассызыклап үткәнчә, Татар халкы үсеше документын Татарстан Республикасы Президентының киләсе Юлламасына кадәр эшләп бетерү бурычы тора.  “Татар халкы үсеше Стратегиясен булдыруда барыбыз да катнашырга тиеш”, – дип белдерде Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*