tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров: Киләчәк буынны тәрбияләүне татар теле укытучыларына гына ышанып калдырырга ярамый
Ринат Закиров: Киләчәк буынны тәрбияләүне татар теле укытучыларына гына ышанып калдырырга ярамый

Ринат Закиров: Киләчәк буынны тәрбияләүне татар теле укытучыларына гына ышанып калдырырга ярамый

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров бүген Россиядәге иң зур татар авылларының берсе – Самара өлкәсенең Гали авылы халкы белән очрашты.

Очрашуда данлыклы Гали авылында яшәүче татар теле укытучылары, тәрбиячеләр, эшмәкәрләр катнашты.

Самара өлкәсеннән килгән милләттәшләребез сүзләренә караганда, бүгенге көндә Гали авылы мәктәбендә 221 бала белем ала ( узган елда 203), балалар бакчасы төзелеп килә, мәчет каршында мәдрәсә эшли, авылга читтән күченеп кайтучы гаиләләр арта – кыскасы, данлыклы Гали авылы тулы канлы тормыш белән яши. Әмма халыкның зур борчуы бар.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенә: “Балаларыбыз күрше чуаш авылына балалар бакчасына йөреп телсез калды, ярдәм итегез, татар теленә өйрәтердәй укытучылар, тәрбиячеләр  кирәк”, – дип мөрәҗәгать итте алар.

Ринат Закиров очрашу барышында төрле тәкъдимнәрне тыңлаганнан соң, Гали авылында ачылачак балалар бакчасына милли кадрлар әзерләү мәсьәләсен конгресс үз күзәтчелеге астына алачагын әйтте. “Күпмилләтле илдә яшәү шартларында балаларыбызга үз тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне, мирасыбызны тапшырып калдырырга без һәрберебез бурычлы. Балаларыбызны тәрбияләүне татар теле укытучыларына гына ышанып калдырырга ярамый”, – дип белдерде ул.

Гали авылы – Самара өлкәсенең Похвистнево районында иң зур авылларның берсе. Гали авыл җирлегендә 714 йортта 2031 кеше яши, барысы диярлек татарлар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*