Төп йортта дүрт буын туганнар — әби-бабайлар, әти-әниләр, балалар, оныклар җыелды. Мондый туганнар белән очрашу бәйрәме барысын җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә.
Әлеге очрашуда 50ләп кеше катнашкан. Аларның иң өлкәненә 71 яшь, ул — Вера Максимова (Анисимова). Аларның гаиләсендә биш бала — Вера, Алик, Михаил, Леонид, Любовь үскән. Кызганычка каршы, Леонид бу якты дөньяда юк инде. Анисимовлар үзләштергән һөнәрләргә килгәндә, гаиләдә стоматолог, слесарьлар, эретеп ябыштыручылар, тәрбияче, укытучылар бар.
— Безнең гаиләбез бик зур. Мин бу гаиләгә килен булып төштем. Без Чаллыда яшибез, тормыш иптәшем белән ике бала үстерәбез. Кызыбыз — Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжының дүртенче курсында, улыбыз җиденче сыйныфта укый. Туганнарыбыз белән очрашкан саен мин горурлык хисләре кичерәм. Нинди генә вакытлар булмасын, гаилә — безнең таянычыбыз. Бер-беребез белән ешрак очрашырга һәм сакларга кирәк, — ди Зарина Анисимова.
Чыганак: zainsk-inform.ru