tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таһир Якупов исемендәге I республика фестиваль лауреатлары билгеле
Таһир Якупов исемендәге I республика фестиваль лауреатлары билгеле

Таһир Якупов исемендәге I республика фестиваль лауреатлары билгеле

Теләче районы Иске Җөри авылында «Китап» радиосы татар җырын башкаручылар арасында «Карачтау авылы көйләре» – Таһир Якупов исемендәге I республика фестиваль-бәйгесенә йомгак ясады. Барлыгы 132 гариза килгән булган, шулар арасыннан 20 лауреатны сайлап алдылар.

Лауреат дипломы исеменә түбәндәгеләр лаек булды: Ләйлә Сибгатуллина, Гөлсимә Сөләйманова, Фирдисә Мифтахова, Багданур Ханнанов, Хәбир Ибраһимов, Айгөл Закирҗанова, Зөлфәт Арсланов, Филүсә Галиева, Әхтәм Җамалиев, Чулпан Сафина, Роза Габидуллина, Гөлнара Галиуллина һәм Рамил Зиннәтов, Лилия Гарифуллина, Булат Закиров, Ренат Закиров, Илзидә Госманова, «Умырзая» фольклор ансамбле, Гөлинә Имамиева, Сиренә Гатиятова, «Дуслык» халык ансамбле.

Әхтәм Җамалиев – Гран-при иясе булды. «Фестивальдә шәфкать туташлары, укытучылар, хәтта полиция хезмәткәрләре катнашты. Әхтәм Җамалиев исә гражданнар авиациясендә 30 ел хезмәт куйган, кешеләрне самолетлар белән бер шәһәрдән икенче шәһәргә ташыган лётчик», – диде «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.

«Таһир Якупов – легендар якташыбыз, бөек татар халкының мәгрур улы. Без аның белән чын мәгънәсендә горурланабыз, аның чыгышы безнең яктан – Карачтау авылыннан. Район үзәгендә бер урамны аның исеме белән атадык. Аның җырлары – безнең яшьлек җырлары. Ул җырлар безне яшәтә, татарлыкны, мирасыбызны саклый. Татар халкының кабатланмас моң остасы – безнең горурлык. Оештыручыларга, Таһир Якуповны хөрмәт итеп килгән фестиваль катнашучыларына рәхмәт. Беркем дә битараф калмады», – диде Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов.

«Монда безнең милләтнең җан җылысын чагылдырган башкаручыларны ишеттем. Техника – күрсәткәнне эшләп бирү, ә монда Таһир Якуповның йөрәк әрнүләрен, шатлыкларын, күңеленнән чыккан авазын дәвам итүчеләр чыгыш ясады. Җитәкчелеккә бик зур рәхмәт. Монда килүегез – бөтен татар халкына хөрмәт. Шушы бригадалар белән дөньяга чыксак, дөнья халкы татар моңына гашыйк булыр иде. Шушы концертны Казанда да күрсәтергә мөмкин булыр иде», – диде фестивальнең жюри әгъзасы, профессор, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев.

Продюсер Җәүдәт Гыйльманов әйтүенчә, фестивальдә катнашучыларның 95 проценты – һәвәскәр җырчылар. «Оештыру һәрвакыт кыен була. Халык килерме, катнашучылар булырмы, дип борчыласың. Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Зөфәр Хәйретдинов, Резидә Шәрәфиева, Наилә Славина, Азат Зарипов, Миңгол Галиев, Гөлинә Шәйхигә рәхмәт. Алар безгә булышты. Таһир абыйның исемен күтәргән өчен бик күп рәхмәт сүзләре ишеттек. Чөнки яшьләр Таһир Якуповны оныта башлады, белмиләр. Таһир Якуповның исемен яңадан искә төшерергә телибез, фестивальнең киләчәге өметле», – диде ул.

«Минем өчен Таһир Якуповның иҗаты бик якын. Аның җырларын тыңлап, җырлап үстем. Репертуарымда да аның җырлары бар. Таһир абый иң яраткан җырчым булды. Оештыручыларга рәхмәт. Иң беренче башкарган җырым да Таһир абыйның репертуарыннан, ул радионың алтын фондында саклана. «Дустыма» җыры иде ул», – диде Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов.

Фестивальнең иң өлкән катнашучысы – Гөлсимә Сөләйманова. Аңа 84 яшь. «Наласа» җырын башкардым. Мин гомер буе җырлыйм. Сәхнәдән төшкәнем юк. Илһам Шакиров укыган мәктәптә – Яңа Бүләк авылы мәктәбендә укыдым. Ул миннән биш яшькә өлкән иде. «Сөләйманова» дип әйтә иде. Мәктәптә укыганда, зур аланда учак ягып, концерт куя идек. Илһам да килә иде, ул да җырлый иде. Музыкаль белемем юк, Казан дәүләт театр училищесында режиссер һөнәрен үзләштердем», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Сәхнәдә чыгыш ясаган 20 кешегә лауреат дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Фестиваль «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*