tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйдә “Борынгы Чистай. Яңарыш” күргәзмәсе ачылды
Зәйдә “Борынгы Чистай. Яңарыш” күргәзмәсе ачылды

Зәйдә “Борынгы Чистай. Яңарыш” күргәзмәсе ачылды

 Бүген – 24 мартта Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк  китапханәдә  “Борынгы Чистай. Яңарыш” дип аталган күргәзмә ачылды.  Шунысы игътибарга лаек, узган ел май аенда Татарстан һәм Россия төбәкләреннән кырыктан артык рәссам Чистайда  ике атна  дәвамында борынгы биналар һәм матур урыннарның картиналарын ясаган иде. Һәм әлеге күргәзмә – “Борынгы Чистай. Яңарыш”  проектының йомгаклау күргәзмәсе. Проект Россия Президенты гранты һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Плэнер эшләре  республика шәһәрләре генә түгел, аннан  читтә дә тәкъдим ителә. Аны китапханәдә җирле рәссамнар һәм күпсанлы зәйлеләр катнашында тантаналы төстә ачтылар.

“Борынгы Чистай. Яңарыш” күргәзмәсе бер атна эшләячәк.

zainsk-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*