tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслим районында “Галимҗан Ибраһимовның тормыш дулкыннары” дип исемләнгән китапханә сәгате үтте
Мөслим районында “Галимҗан Ибраһимовның тормыш дулкыннары” дип исемләнгән китапханә сәгате үтте

Мөслим районында “Галимҗан Ибраһимовның тормыш дулкыннары” дип исемләнгән китапханә сәгате үтте

Галимҗан Ибраһимов – XX гасырның беренче чирегендә татар әдәбияты үсешенә аеруча зур өлеш керткән язучы, классик әдип һәм журналист, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, галим һәм укытучы, татар телендәге дәреслекләр авторы, тел белгече, тарихчы һәм сәясәтче, татар прозасында аерым бер урын алып торучы зур талант иясе.

Аның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Метрәй авылы  китапханәчесе   укучылар өчен  “Галимҗан Ибраһимовның тормыш дулкыннары “ исемле китапханә сәгате үткәрде. Чарада укучылар язучының тормыш юлы , иҗаты белән таныштылар.

muslumovo.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*