tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгарлылар Казанда
Нижгарлылар Казанда

Нижгарлылар Казанда

16-18 мартта Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) мәркәзебез Ка­занда татар авыллары эшмәкәрләренең Х Бөтенроссия җыенын оештырды. Юбилейлы, ил күләмендәге кече бизнес вәкилләре ча­расына 4 чит илдән һәм Россиянең 41 төбәгеннән 500дән артык де­легат җыелды. Аларны “дүрт йолдызлы” кунакханәләргә урнаш­тырдылар. Туклану тору урыннарында һәм “Хөррият” кафесында каралган иде. Очрашуларга, чараларга делегетларны республика хөкүмәте яллаган комфортлы, зур сигез автобуста йөрттеләр. Безнең төбәктән әлеге җыенда өлкә татар милли-мәдәни авто­номиясе (РНКАТНО) рәисе, мочалилы Мирзәхләм Абдулганиев җитәкчелегендә 16 кешелек делегация катнашырга тиеш иде, әмма аларның өчтән ике өлеше генә Казанга барып чыкты.

“Квота безнең татарлар күмәк яшәгән районнар арасында тигез өлештә бүленде, берничәсен үзебезгә калдырдык. Кызганычка, алдан теркәлгәннәрнең бер өлеше, төрле сәбәпләр аркасында, бу эшлекле сәфәргә килә алмады. Делегациябез эре, тәҗрибәле аграрийлардан һәм кече фермерлардан торды. Барысы өчен дә әлеге җыен бүтән регионнардагы хезмәттәшләр белән фи­кер алышып, тәҗрибә туплауда файдалы булырга тиеш”, – дип аңлатты Мирзәхләм Гаярович.

Гомуми алганда, Нижгар өлкәсеннән җыенда Сафаҗайның Киров исемендәге СПКсы рәисе Шамил Нуриманов, баш агро­номы Рәис Аймалетдинов, Сергач районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, шөбилеле Рушан Идрисов, Бозлаудан җирле үзидарә башлыгы Рамил Салихҗанов һәм КФХ башлыгы Ирек Салихҗанов, Мочали эшмәкәре Фәрит Айнетдинов, Атяра­выл һәм Пашат фермерлары Рауф Хамзин һәм Ринат Абдуллин, РНКАТНОның башкарма директоры Тимур Шарафутдинов, Ба­лахна районы башлыгының киңәшчесе, рбишчалы Хадис Аб­драхманов һәм мин катнаштык.

Авылларны  сакларга үгетлиләр

Җыенны ачу тантанасы Татарстанның Фәннәр академиясендә узды. Идел буе төбәкләреннән, Уралдан, Себердән килгән кунакларны республиканың Премьер-министры урынбасары, БТКның милли шура рәисе Васил Шәйхразыев җылы сәламләп, их­ластан мөрәҗәгать итте:

“Хәзерге вакытта алдыбызда яшьләрнең авылдан китү пробле­масы тора. Аларны авылларда тормыш коруга, шунда эшчәнлек алып барырга җәлеп итү хакында уйларга тиешбез. Бүген биредә үз җирлегендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче милләттәшләребез җыелган. Ерак юлны якын итеп килгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Шуны истә тотыгыз: эшмәкәрлек – авылны саклау чарасы”, – дип билгеләп үтте ул.

Шуннан соң Васил әфәнде илебезнең төрле төбәкләрендә халкыбыз мәнфәгатьләре өчен күп хезмәт куйган, авыл хуҗалыгын үстерүдә һәм эшмәкәрлек өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешкән милләттәшләргә бүләкләр тапшырды. Безнекеләрдән БТКмедаленә Рушан Рафек улы Идри­сов, ә Рәхмәт хатына Рәис Әнвәр улы Аймалетдинов лаек булдылар.

Ачу тантанасы тәмамлангач, җыен дүрт дискуссион мәйданчыкта дәвам итте. Алар авылларда милли тормыш һәм рухи тәрбия мәсьәләләренә, инновацион тех- нологияләрне җитештерүдә кул­лануга, халкыбызның традицион тәрбия системасын торгызуга һәм укучы яшьләрне базар шартла­рында эшмәкәрләк идеяләрендә тәрбияләүгә багышланган иде. Мин “Эшмәкәрләр җитештергән продукци­яне эшкәртү һәм сату мәсьәләләре” дигәнен сайлап алдым.

Аның модераторы – республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов бүгенге вазгыятьтә бу тармакта­гы хәлләр турында мәгълүмат бирде. Көнбатыш илләре керткән санкцияләргә карамастан, аграрий­лар язгы кыр эшләре кампаниясенә тулысынча әзер диярлек. Регионда эшен башлаучы фермерларга, кече бизнеска шактый ярдәм чаралары каралган. Икътисадка соңгы вакыт­та нык басым ясалса да, хөкүмәт киләчәктә дә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләргә булы­шырга әзер.

Мәйданчыкның эшен делегат- ларның чыгышлары дәвам итте. Кукмара районының “Восток” хуҗалыгы җитәкчесе Алексей Леонтьев үзе булдырган «Моно­корм» кооперативының инноваци­он цехында протеинлы өстәмәләр нигезендә мөгезле эре терлек өчен диетик туклану җитештерә. Аны куллану – сөт савымы күләмен һәм хайваннарның тере авырлыгын ике тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә. Шулай ук хәләл азык-төлек җитештерү проектлары тәкъдим ителде. Докладларны тыңлагач, барлык эшмәкәрләр яңа ысуллар табып, җиң сызганып эшләсә, бер­нинди санкцияләр безгә куркыныч булмас дигән нәтиҗәгә килдем.

Фикер алышып, яңа идеяләр белән танышып тәҗрибә тупла­ганнан соң, бизнес вәкилләрен мәдәни программа көтте. Җыенның беренче көне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Өч аршын җир” спектаклен карау белән тәмамланды.

Буада – буа буарлык тәҗрибә

Җыенның икенче көн програм­масында Буа районына сәфәр каралган иде. Ул район Казаннан якынча 150 чакрым ераклыкта, Татарстанның көньяк-көнбатыш өлешендә Чувашстан Республика­сы белән Ульян өлкәсе чикләрендә урнашкан. 98 торак пунктны үз эченә алган 30 авыл советында һәм район үзәгендә якынча 45 мең кеше яши. Шуларның 65%ын татар­лар, 21%ын чувашлар тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча, район республиканың алдынгы бишлегенә керә. Җирле аграр предприятиеләр игенче­лек, терлекчелек, дуңгызчылык, сөт җитештерү, шикәр чөгендере үстерү белән актив шөгыльләнә. Бу территориядә 3 эре агрофирма, 97 КФХ һәм тагын унга якын төрле милек формасындагы оешма эшли. Шикәр, спирт җитештерү, электро­механика, автомобильләр төзү, сөт эшкәртү заводлары да бар.

Буа җирендә кунакларны “Им­пульс” спорткомплексында җыр- моң белән “Ләйсән” һәм “Сөембикә” ансамбльләре каршы алды. Иҗади өлештән соң делегатларны өч төркемгә бүлеп, районның төрле нокталарында урнашкан алдынгы хуҗалыклар белән таныштырырга алып киттеләр.

Беренче тукталыш – Боерган авылы. Аның җирләрендә Раил Хисамовның КФХсы уңышлы эшләп килә. Ул 2015 елда грант отып, атлар үрчетә башлаган. Бүген аның хуҗалыгында “Русский” һәм “Литва тяжеловозы” шикелле йөзгә якын токымлы ат исәпләнә. Шулай ук җир эшкәртә, казылык һәм ат итеннән ясалган башка про­дукция җитештерә.

Боерганнан безне кабат Буага кайтардылар. Җирле драма теа­тры директоры Раил Садриев ку­накларны шәхсән үзе каршы алды. Аның артистлары кыска вакытлы, әмма бигрәк эчтәлекле, Салават Юзеевның “Никах” комедиясен куеп, халыкның кәефен күтәрде, ял иттерде.

Аннары безне Буа районының төньяк-көнбатыш ягына таба алып киттеләр. Юл буйлап урнашкан авылларны, табигатьне, карал­тыларны, хуҗалыкларны карап, Исәк авыл советы җирлегенә ки­леп җиттек. Кунакларны башлык Зөбәйдә Мөхәммәтҗанова каршы алды, кыскача бу җирлекнең тарихы, бүгенге тормышы белән танышты­рып үтте һәм сүзне кошлар үрчетү белән шөгыльләнүче эшмәкәр Ил­дар Гималовка бирде, чөнки без нәкъ менә аның хуҗалыгы капкала­ры алдында тукталдык.

Илдар Манзар улы КФХсын 2019 елда теркәп, тавыклар, күркәләр, үрдәкләр, казлар үрчетә башла­ган. Ә республика ярдәме була­рак, 3 млн сум грант отып, еллык әйләнеше 10 мең баш бройлер булган ферма төзеткән һәм узган елда 5 мең тонна ит җитештерүгә ирешкән.

Ябылган мәктәп бинасын­да урын алган “БИГПАКБУА” предприятиесенең йомшак тара җитештерүен дә карадык. Бу предприятиедә халык өчен бай­так эш урыннары булдырылган. Әзер продукциянең берсе – 1700 кг авырлык сыйдырышлы капчыклар­ны ашлама, иген, төзелеш матери­аллары төяр өчен сатып алалар.

Исәктән соң без Бик-Үти җирлегенә күчендек. Бу авылның тау битендә ирле-хатынлы Җәмил һәм Миләүшә Дәүләтшиннарның бакчасы җәелгән. 550 гектар мәйданда 15 төр алма, 5 төр кура һәм 20 төр җир җиләге үсә. Алма­гачлар саны 9 мең. Җимешләре бик татлы, озак вакыт саклана икән. Дәүләтшиннарның продукциясе тирә-як регионнарда да сатыла.

Делегатларның башка төркемнәре шушы маршруттан тыш Иске Суыксу авылында булып, җирле урта мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен караган һәм кондитер җитештерүе белән танышкан.

Район үзәгенә кайтып, җирле ка­феларда төшке аш белән сыйлагач, делегатларны пленар утырышка кабат “Импульс” спорткомплексы­на китерделәр. Аның икенче ка­тында Буа һәм күрше районнар­дан килгән эшмәкәрләр, күргәзмә оештырып, камыр ризыклары, ка­зылык, тәм-томнар һәм төрледән- төрле кул эшләнмәләрен күрсәтте.

Утырышта Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, делегатларга мөрәҗәгать итеп, биредә җирле хуҗалыкларны карап, кирәкле тәҗ-рибә туплап, Буа җире элемтәләр урнаштыру урыны бу­луына ышанычын белдерде. Ә район башлыгы Ранис Камартди­нов бүгенге чараларны оештырган эшмәкәрләргә һәм хезмәткәрләргә кунакларны югары дәрәҗәдә ка­бул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм истәлеккә кечкенә бүләкләр тапшырды.

Күргәзмәдә безнең казы һәм радио

Җыенның соңгы көне Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплек­сында үтте. Иртән төбәкләрдә эшмәкәрләр җитештергән продук­ция һәм халык кәсебе товарларын­нан торган “Татар базары” күргәзмә-ярминкәсе эшләде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ике рәтләп тезелгән нокталарны йөреп чыкты, иң үзенчәлеклеләре белән якыннан танышты. Алар арасында безнең делегатлар са­фыннан булмаган якташларыбыз да бар иде. Сафаҗайдан Рамил һәм Әлфия Сафиулловлар шәхси хуҗалыкларында ясалган казы­ны күрсәтте, ә Сергачтагы “Татар радиосы” директоры Фәрит Айма­летдинов бу юнәлештә эшчәнлеге белән таныштырды.

Пленар утырыш Васил Шәйхразыевның чыгышыннан башланды. “Бүгенге утырышта 41 регионнан 530 татар эшмәкәре катнаша. Иң ерак төбәкләр – Красноярск крае, Иркутск өлкәсе һәм Буря­тия Республикасы. Унынчы тап­кыр үткәрелеп килгән әлеге җыен эшмәкәрләр өчен очрашулар һәм тәҗрибә алмашу мәйданчыгына әверелде. Безнең алда төбәкләр арасында сәүдә һәм икътиса­ди элемтәләрне ныгыту бурычы тора. Яшьләргә авылда калырга ярдәм итәчәк программа гамәлгә куярга, авыл хуҗалыгында за­манча технологияләр кулланып эшне оештыра белгән яшь буынны тәрбияләргә кирәк. Бүгенге мәктәп укучылары киләчәктә авылның та­янычы булсын”, – дип ассызыкла­ды Васил Габтелгаяз улы.

Рөстәм Нургалиевич милләттәшләрен сәламләп, аларның регионнардагы нәтиҗәле эшчәнлекләрен югары бәяләде. “Бары­гыз да халкыбыз өчен үрнәк. Чын күңелдән сезгә рәхмәт белдерәм. Бүгенге һәрбер чыгыш – үз милләтеңне, динеңне сөю, гореф- гадәтләреңне саклау, нәтиҗәле эш алып бару үрнәге”, – диде пре­зидент һәм берничә делегатка бүләкләрен тапшырды.

Республика түрәләреннән соң, сүз җыен катнашучыла­рына бирелде. Башкортостан, Томск, Төмән, Оренбург, Пенза өлкәләре, Татарстанның Сарман районы вәкилләре туган яклары, аграр тармактагы казанышлары турында сөйләде. Ә Мордовия Республикасының Лямбер райо­ны Аксеново авылының “Юлдаш” КФХсы башлыгы Рафик Фәтхуллов быел шушы хуҗалык базасында 1, 2 июльдә үтәчәк XII Бөтенроссия авыл сабан туена чакырды.

X Бөтенроссия татар авылла­ры эшмәкәрләре җыенының Ре­золюциясен кабул иткәннән соң, делегатлар үз якларына кайтыр юлларына чыктылар. Ә без бу Резолюцияне киләсе саннарның берсендә бастырып чыгарбыз.

Инде күп еллар авылларны ничек саклап калу турында тәкъдимнәр яңгырый. Шуларның нәтиҗәлелесе, эшмәкәрлекне үстерүдер. Иң мөһиме – җыенда катнашучылар моны аңласын һәм алда үз эшчәнлекләрен әлеге тезиска таянып төзесен иде.

Илнар САДЕКОВ.

Автор фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*