tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөселман уку йортлары арасында татар теле буенча олимпиада узды
Мөселман уку йортлары арасында татар теле буенча олимпиада узды

Мөселман уку йортлары арасында татар теле буенча олимпиада узды

Казанда мөселман уку йортлары арасында татар теле буенча республикакүләм олимпиада узды. Олимпиаданы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты оештырды.

Олимпиада гадәттәгечә Коръән уку һәм дога кылу белән башланды, аннары катнашучылар биремнәрне үтәүгә кереште. Катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә көч сынашты: татар теле, татар әдәбияты, татар халкы тарихы. Татар әдәбияты номинациясендә егетләр алдан әзерләнгән вәгазь белән жюри каршында чыгыш ясады. Ә кызларга “Г.Тукай иҗатында дини мотивлар” дигән темага эшне якларга кирәк иде. Калган номинацияләрдә катнашучылар тест биремнәре башкарды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов катнашты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*