Зәйнең “Теремкәй” бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы тантаналы төстә ябылды. Бу хакта “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының җирле бүлеге хәбәр итә.
Бәйрәмдә мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова, милли-мәдәни үзәк җитәкчесе, Татарстан халыклары ассамблеясының Зәй вәкиле Роза Гатауллина катнашты.
Чара барышында ел дәвамында башкарылган эшләр, ирешкән уңышларга йомгак ясалды һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.