К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры Гаяз Исхакыйның “Җан Баевич” (12+) трагикомедиясен куйды.
Гаяз Исхакыйның әлеге әсәрен мәктәп программасына кертелгән, әмма яшь бар саен әсәр төрлечә кабул ителә икән – нигездә яткан проблеманың ни дәрәҗәдә катлаулы икәненә төшенәсең. Спектакль барышында да шундый хисләр кичерергә туры килде.
Тормышны тамырдан тулысынча үзгәртеп буламы? Гаиләдән, гореф-гадәттән, нәселдән, исемнән баш тартып яшәүнең мәгънәсе бармы? Без бу сорауга җавапны комедиянең төп герое Шакирҗан – Җан Баевич (Зөлфәт Закиров) белән бергәләп эзлибез. Беренче күренештә гореф-гадәтләргә тугры, матур татар гаиләсен күрәбез: әнә хатыны Сәхипҗамал (Резедә Сәләхова) аяк очында гына йөгереп ашарга әзерли, кызы Халидә (Әдилә Хәсәнова) белән улы Әнвәр (Илмас Насретдинов) шаярышып уйный-көлә. Тормыш рәхәт! Әтиләре Шакирҗан гына кайтсын – тагын да ямьләнеп китәр…
Шулай дип уйлап кына куясың, йортка акча алып кайткан Шакирҗан бер мизгелдә Җан Баевичка әйләнә. Һәм менә тормыш асты өскә килә: татар хатыны Сәхипҗамал да Феодосиягә әверелә, балалар бөтенләй хәтердән чыга, күзгә бер генә нәрсә күренә – байлык. Ул арада Җан Баевичның тарих битләренә керәсе килә башлый, бәхетенә, “ярдәм итәргә” теләүчеләре дә табылып тора. “Шакирҗан түгел, ә Җан Баевичка” бер-бер артлы хезмәт күрсәтүчеләр килә: әнә җырчы Мадмуазель Мари (Альбина Гашигуллина), Бокс мөгаллиме (Салават Хәбибуллин), Музыкат (Илфак Хафизов) һәм тегүчеләр бертуктаусыз Җан Баевич янәшәсендә бөтерелә. Алар байның, “образованный”ларча тәмле телләнеп, кесәсен бушату ягын карый. Тәмам “череп” баеган Җан Баевич, кесәсе бушап калганнан соң, бераз акылга килә. Чыннан да, аның үз тамырларыннан баш тартуы нәрсәгә китереп чыгара соң? Ул аны “образованный” ясыймы? Юк, ясамый.
Спектакль режиссер тарафыннан кызыклы итеп куелган. Шәхсән үзем Җан Баевичны уйнаган Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закировны һәм Сәхипҗамал – Резедә Сәләхованы башка яктан ачтым. Әле генә без күрергә ияләшкән типик татар гаиләсеннән алар бөтенләй сәер кешеләргә әйләнде дә куйды. Образлары да тулысынча үзгәрү белән кызык тоелы. Тыйнак татар хатынын уйнаган Резедә Сәләховадан әллә нинди куркыныч тавышлы Феодосия уянды; акыллы гаилә башлыгы образындагы Зөлфәт Закиров та үзгә, сәер тотышлы Җан Баевичка әйләнде. Әмма аларның “икенче” тормышларындагы бу образлары ясалма булып кабул ителде. Җан Баевичның минут саен “тәрәккыйпәрвәр” дип кычкырып йөрүе спектакльдән соң да колакта яңгырап торды. Әле генә ак җәймәләр җәелгән өстәлләр урынына Җан Баевичның биек тәхете урын алды. Диварга – кыйбатлы картиналар менеп утырды. Режиссер Илнур Гарифуллин тарафыннан спектакльгә көлкеле моментлар күп кергән. Әсәрнең нигезендә трагедия ятса да, тамашачы аңа комедия итеп көлеп карый. Әмма бу бит рәхәтлектән көлү түгел – аны барысы да аңлый. Кеше төсле утырып ашый да алмаган Җан Баевичны ирексездән кызгана ук башлыйсың.
“Җае Баевич” Гаяз Исхакый тарафыннан 100 ел элек язылган. Бер гасыр элек иҗат ителгән әсәрне Тинчурин театрында беренче тапкыр карадык. Спектакльдән соң төрле уйлар белән кайтып китәсең: үз тамырыңны үзгәртәм дип, барлык милли үзенчәлегеңнән баш тартып, кеше нәрсәгә ирешергә тели? Боларның нигезендә бары тик баю теләге генә ятамы икән? Тамашачы спектакльдән үз сорауларына фәкать үз позициясеннән чыгып җавап бирә…
Чыганак: idel-tat.ru