tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бергә җыелып, бөтен гаилә белән сайлауларга барырга тагын бер сәбәп
Бергә җыелып, бөтен гаилә белән сайлауларга барырга тагын бер сәбәп

Бергә җыелып, бөтен гаилә белән сайлауларга барырга тагын бер сәбәп

Мордовия Республикасы Дәүләт Җыелышы депутаты, Лямберә районы Пензятка мәктәбе директоры Надия Харис кызы Заликова: “Бөтен гаиләм белән гражданлык бурычны үтәдек, Россия Президентын сайлауда тавыш бирдек. Бергә җыелып, бөтен гаилә белән сайлауларга барырга тагын бер сәбәп!”

Билгеле булганча, 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗО), вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
Үз сайлавын 3 миллионга якын татарстанлы ясаячак.
Сайлаулар уздыру сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тарафыннан башкарыла. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.

Россия Федерациясе Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 17 мартка кадәр узачак. Анда дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).

Чыганак: Газета “Юлдаш”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*