tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсе территориясендә сайлау пунктлары ачылды
Төмән өлкәсе территориясендә сайлау пунктлары ачылды

Төмән өлкәсе территориясендә сайлау пунктлары ачылды

Төмән өлкәсе территориясендә сайлау пунктлары ачылды. РФ Президентын сайлауда тавыш бирү өч көн – 15, 16 һәм 17 мартта узачак.

Төмән районы сайлау участокларында чират.

Сайлау участокларына бөтен гаиләләре белән киләләр. Шыкча авылында яшәүче Мадьяровлар гаиләсе дә гражданлык бурычын үтәргә килгәннәр.

“Җаваплылык тоябыз, сайлауның мөһимлеген аңлыйбыз, шуңа күрә бөтен гаиләбез белән килдек, чөнки бергә күңеллерәк, ” – дип уртаклаша Мадьяровлар гаиләсе.

Сайлаучылар зур теләк белән “Төмән язы. Бөтен гаилә белән” фестивалендә катнашалар. Оештыручылар шәһәр, төбәк һәм Россия тарихы турында 700дән артык төрле сорау әзерләгән. Катнашучылар өчен 600 000нән артык бүләк әзерләнгән. Беренче турда сорауларга дөрес җавап биргән катнашучылар конкурсның икенче турына үтәләр, анда кыйммәтлерәк призлар көтә аларны.

Ләйлә МАДЬЯРОВА
Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*