tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда 99 яшьлек сугыш ветераны сайлауда тавышын бирде
Татарстанда 99 яшьлек сугыш ветераны сайлауда тавышын бирде

Татарстанда 99 яшьлек сугыш ветераны сайлауда тавышын бирде

Апас районының Үтәмеш авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераныХәйретдин Сәлахов илнең киләчәге нык кулларда булуын тели. Сугышта булган аксакал Үтәмеш авылы клубындагы 901нче сайлау участогына килде һәм Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирде.

99 яшьлек ветеранны сайлау участогында зур хөрмәт белән каршы алдылар. Илебезнең тыныч тормышы өчен көрәшкән татарстанлы илнең киләчәге ныклы кулларда булуын теләде.

«Сугышның барлык авырлыклары һәм мәхрүм итүләре күңелдә тирән саклана. Мин улым өчен шат, ул матур тормыш белән яши. Тирә-юньдәгеләрнең зур ихтирамын тоям. Балаларым һәм оныкларым белән янәшә бәхетле яшим. Безнең көннәр тыныч булсын. Яшь буынга без үткәннәр аша үтәргә туры килмәсен», – дип теләде ветеран.

15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала.

Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

Материал Гүзәл Хилавиева катнашында әзерләнде.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*