tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Махсус хәрби операциядә катнашучы Инсаф Әхмәдгалиев: Бүген мин илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге өчен тавыш бирдем
Махсус хәрби операциядә катнашучы Инсаф Әхмәдгалиев: Бүген мин илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге өчен тавыш бирдем

Махсус хәрби операциядә катнашучы Инсаф Әхмәдгалиев: Бүген мин илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге өчен тавыш бирдем

Махсус хәрби операциядә катнашкан райондашыбыз, яраланып, бүгенге көндә туган якларда дәва алып яткан Яңа Әлем авылы егете Инсаф Әхмәдгалиев илебез киләчәген сайлап тавыш бирде.

Бүген илебез зур сынаулар алдында тора. Һәм бүген без бердәм һәм бергә булырга тиеш. Шулай булганда гына Җиңүгә ирешә алачакбыз. Бүген мин илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге өчен тавыш бирдем. Россия белән көчле җитәкче идарә итәргә тиеш. Дөреслек безнең якта һәм Җиңү дә безнеке булачак, – ди ул.

Россия Федерациясе Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 17 мартка кадәр узачак. Анда дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*