tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Васил Шәйхразыев Россия Президентын сайлауларда тавыш бирде

ВИДЕО: Васил Шәйхразыев Россия Президентын сайлауларда тавыш бирде

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Россия Президентын сайлауларда тавыш бирде. Ул 3нче гимназиядә урнашкан участокта булды.

Россия Федерациясе Президентын сайлаулар – һәр кеше өчен иң җаваплы сайлаулар. Мин Россия гражданины буларак үз тавышымны киләчәккә, көчле лидер, көчле Россия һәм безнең җиңү өчен бирдем, – дип сөйләде Милли Шура рәисе.

Президент сайлаулары барышында Татарстан Республикасы территориясендә тавыш бирүне 65 территориаль һәм 2767 участок сайлау комиссиясе тәэмин итә. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында, вокзалда һәм аэропортта сайлауларның 45 вакытлыча участогы ачылды. Төбәктә тавыш бирүне оештыруда һәм үткәрүдә барлыгы 21 меңнән артык кеше җәлеп ителгән. Татарстанда 3 миллионга якын кеше тавыш бирәчәк.

Россия Президентын сайлаулар 17 мартка кадәр дәвам итәчәк. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков (»Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*