Февраль ае башка айлардан бераз тизрәк үтсә дә, үзенең бик тә күңелгә якын бәйрәмнәре белән аерым урын алып тора: Гашыйклар көне, Интернациональ-сугышчылар көне, Ватанны саклаучылар көне… Ә 15 февраль- герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне итеп билгеләп үтелә. Муса Җәлил турында татар халкы гына түгел, дөньяның барлык почмагында да беләләр дип уйлыйм. Берәүләр дөньяга яхшы әсәрләре белән таныла, икенчеләре Ватанга куркыныч янаган вакытта кылган батырлыгы белән тарихка керә. Татар халкының сөекле улы Муса Җәлил исә, менә шушы ике зур талант һәм батырлыкны берләштергән шәхес.
“Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып”-
дип яза ул үзенең “Җырларым”дигән шигырендә. Бу чыннан да шулай. Аның әсәрләре арасында балалар өчен язылганнары да , олылар өчен иҗат ителгәннәре дә, поэмалар да ,хәтта операларга либреттолар да бар. “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы СССРда иң зур дәрәҗәле бүләк – Ленин премиясенә лаек була. Ә тиңдәшсез батырлыгы өчен Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы- буыннан-буынга күчә торган моңлы бер җыр. Фашистлар тоткынлыгында да рухлары нык булып, бирешмичә, көрәш юлларын табалар алар. Туган илләренә кайту өметләрен сүндермичә, тоткынлыктан котылу юлларын эзлиләр. Яшерен оешма төзеп, тоткынлыкта да фашистларга каршы көрәшәләр. Ләкин Туган илгә кайту бәхете насыйп булмый шул аларга… Бары тик күп еллардан соң гына илгә аларның батырлыгы турында хәбәр кайта.
23 февраль көнне Сургут шәһәре татар автономиясе үзәгендә менә шул каһарман- шагыйрьне искә алу кичәсе узды. Бу кичә анда катнашучылар күңелендә бик җылы тәэсир калдырды. Ул әдәби салоннар традициясендә җанлы аралашу формасында барды. Кичәне оештыручы Нурия Әхәт кызы Җиһаншина бик зур осталык белән һәркемнең күңелендә гәүдәләнгән Муса образын ачарга мөмкинлек бирде. Кемдер аның шаян шигырьләрен якын итә, кемнеңдер күңеленә мәхәббәт турындагы шигырьләр хуш килә; патриотизм белән сугарылган әсәрләрен үз итүчеләр дә шактый.
Якшәмбе татар мәктәбе укучылары “Сәгать” һәм “Куян” шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Мөхтәриятнең сәркәтибе Гөлсинә Вәлиева шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын тәфсилләп сөйләп бирде. Күпләре урыс мәктәбендә укыган милләттәшләребез үзләре өчен Мусаның яңа сыйфатларын ачтылар,аның тормыш юлы турында яңа мәгълүматлар алдылар.
Якшәмбе мәктәбе укучысы Тимур Кәримов башкаруында “Чулочки” шигыре һәркемне тетрәндерде. Әле бәләкәй булуына карамастан, Тимур бу әсәрдә тасвирланган вакыйганың бөтен трагедиясен ачып бирә алды.Тын да алмый тыңлаган тамашачыларның күпләренең күзләрендә яшь иде.
Нурия Җиһаншина җитәкчелегендәге “Сандугач” җыр ансамбле кызлары Гузәлия Хайруллова һәм Рита Глазунова да Муса Җәлилнең үзләренең күңелләрен тетрәндергән шигырьләрен тамашачыларга җиткерделәр.
Кичәнең кунагы Медехәт Вәлиуллин “Ышанма”шигырен сайлаган. Олы яшьтәге ир-ат башкаруында бу әсәр бигрәк тә күңелләргә үтеп керерлек яңгырады.
Тагын бер кунак турында аерым тукталмый мөмкин түгел. Анита Анатольевна Шагиева – моннан 20-25 еллар элек татар якшәмбе мәктәбенең башлангычында торган кеше. Бу һәрьяклап талантлы, фидакарь татар кызының Сургут шәһәре тарихында үзенең аерым урыны бар. Ул- данлыклы Купер музеен оештыручы. Шулай ук шәһәр тарихында эз калдырган милләттәшләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү өчен дә зур хезмәт башкаручы шәхес. Шуның өстенә ,Анита Анатольевна бик оста әңгәмәдәш тә, үзенең сөйләү осталыгы, ихласлыгы, эрудициясе белән дә таң калдырды. “Моабит дәфтәрләре”нең оригиналын Татарстан Дәүләт Музееннан бер генә сәгатькә булса да Сургутка китереп, милләттәшләребезгә курсәтә алган ул.
Кичә М.Җәлил сузләренә иҗат ителгән җырлар белән бик матур гына үрелеп барды. Ә залдагылар тыңлап кына калмады, кушылып җырлап та утырдылар.
Җанлы әңгәмә милли ризыклар белән чәй өстәле артында дәвам итте. Кичәне оештыручы Нурия Әхәт кызы Җиһаншинага, барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Һичшиксез, бу кичәнең җылысы барлык катнашучылар күңелендә озак сакланыр.
Гөлсинә Мөбарәкшина
Сургут