tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Сочидагы “Казан” павильоны белән танышты
Васил Шәйхразыев Сочидагы “Казан” павильоны белән танышты

Васил Шәйхразыев Сочидагы “Казан” павильоны белән танышты

Бүген Краснодар краена эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев “Минем Россия” мәдәни-этнография үзәгендә булды.

Үзәк 2014 елның 5 февралендә кышкы Олимпия уеннары алдыннан ачылган. Ул Сочи шәһәренең Адлер районы Эстосадок авылында урнашкан һәм Красная Поляна бистәсе округы составына керә. “Минем Россия” мәдәни-этнография үзәге дөньядагы уникаль объект. Биредә 3 гектар мәйданда Россиянең төрле төбәкләре миниатюраларыннан торган 11 тематик павильон урнашкан.

Парк территориясе тулысынча җәяүле. “Минем Россия” этнография үзәге көнбатыштан көнчыгышка таба берничә секторга бүленгән: “Кавказ”, “Суздаль”,  “Үзәк Россия”, “Мәскәү”, “Краснодар крае”, “Санкт-Петербург”, “Рус төньягы”, “Казан”, “Урал”, “Себер” һәм “Бурятия”. Һәр бина тиешле төбәк архитектурасын чагылдырып корылган.

Экскурсия программасы кысаларында Васил Шәйхразыев «Казан» павильоны һәм үзәкнең башка секторлары белән танышты. Татар павильонын алга таба камилләштерү һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре каралды. Бүгенге көндә “Казан” тематик павильоны Казан Кремле территориясендәге кайбер архитектура корылмалары миниатюраларын үз эченә ала. Биредә Сөембикә манарасы, Преображение юл башнясы һ. б. белән танышырга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*