Агымдагы елның октябрь, ноябрь айларында “Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең сайлап алу турлары узды. Конкурста Россиянең төрле төбәкләрендә, Әзербайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Франция, Бельгия кебек чит илләрдә яшәүче балалар катнашты.
Бәйге шартлары буенча, икенче этап җиңүчеләренең чыгышлары видеоязма рәвешендә оештыручыларга җибәрелде: өченче этапка барлыгы 976 катнашучы үтте. Шуларның 768е видеоязма рәвешендә тәкъдим ителгән чыгышлар, 208е – Муса Җәлилгә багышланган рәсемнәр.
24 декабрь көнне Бөтендөнья татар конгрессында мәртәбәле жюри әгъзалары өченче этапка узган катнашучыларның иң яхшыларын сайлап алу эшенә кереште. Бәйгенең финал өлешенә чыгучылар исемлеген барлау 15 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
“Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең төрле номинацияләрендә җиңү яулаучылар 14 февраль көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында үтәчәк гала-концертта чыгыш ясаячак.
Здравствуйте. Моя ученица Садикова Ляйсан участвовала в конкурсе Джалиловские чтения в номинации “Джалиль на татарском”. На сайте для голосования мы не можем найти ее видео. С чем это связано?
Здравствуйте, Рушания.
На сайте опубликованы видеоролики участников, которые прошли в IV этап конкурса.
Здравствуйте, наши учащиеся принимали участие в Джалиловских чтениях. Как можно узнать результат? И если ребенок не занял место, то сертификаты будут или нет. Заранее спасибо.
Фамилии учащихся: Краснова Яна и Степанова Диана
ГБОУ ЧКШИ
Здравствуйте Лилия.
Список финалистов конкурса опубликован здесь.
Сертификаты будут выданы всем участникам.